Бу ялларда татар җәмәгатьчелеге беренче хатын-кыз сынчы – Рада Нигъмәтуллина белән хушлашты. Аның хакында бик матур сүзләр әйтелде, ләкин иҗади мирасын кайгырту турында беркем сүз кузгатмады. Соңгы елларда Рада ханым бик авыр шартларда яшәде.
Ахыр чиктә ул Татарстан Президентына “Рәнҗү” дигән хат та язарга мәҗбүр булган иде. Без, әлеге хат уңаеннан, Рада Нигъмәтуллина белән берничә тапкыр күрешеп сөйләштек. Ләкин хатта куелган сораулар ачык калды, аның өметләре акланмады. Рәнҗеп киттеме сынчы – хәзер инде берни әйтеп булмый. Аның фикерләре, тормыш шартлары турындагы мәкалә шушы хаттан соң язылган иде (11.03.2016). Аны ничек бар – шулай тәкъдим итәбез.
Рада Нигъмәтуллина кемгә рәнҗи?
Аңа бәхет юрап, шат күңелле булсын диеп, Рада дип исем кушканнар. Әмма язмышы Тукайның шигъри юлларындагыча килеп чыга: шат яратса да, җиһанга ят яраткан, ахрысы… Һәм менә танылган сынчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты 85 яше тулырга берничә ай кала соңгы талпыныш ясый: “Рәнҗү” дип аталган саллы хат яза.
Әлеге хатны кызлары Россия һәм Татарстан Президентларына, республикадагы иҗат берләшмәләренә юллый, әмма бүгенгәчә берсеннән дә җавап килмәгән әле. “Ватаным Татарстан” газетасына әлеге хат Татарстан Журналистлар берлеге аша килеп керде. Без хатны кулга тотып иҗади гаилә белән танышыр өчен Яшел Үзән районындагы Октябрь бистәсенә юл тоттык.
Нигъмәтуллиннарның 3 катлы йорты тыштан чыннан да мәһабәт күренә. Каршы алырга чыккан Изабелла Викторовна, уйларны сизеп булса кирәк, Ходорковский яши дип белерсең, дип елмая. Әмма остаханә-йортка якынайган саен, беренче мизгелдәге хисләр тарала барып, мондагы фәкыйрьлекне күреп, чарасызлыктан тын җитми башлый.
Күптән түгел редакция “Татмедиа” агентлыгына Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан башкарачак эш планын юллады. Анда Тукай лауреатларының бүгенге хәле белән таныштырачак рубрика исеме дә язылган иде. Бу язманы аның тәүгесе дип кабул итәргә була. Менә ул Тукай лауреатлары – Рада, Марина Нигъмәтуллина, Изабелла Рогожинаның бүгенге хәле: янгыннан зыян күргән йорт, фәкыйрьлек, чарасызлык, рәнҗү… Йортның беренче каты: таш идән, измәләр, эш кораллары, саклау шартлары булмаганлыктан ярылган язучы Гомәр Бәширов бюсты, таушалган диван, утын калдыклары… Күптән түгел биредә авария булган, йортта җылылык торбалары шартлаган. Хәзер икенче каттагы бүлмәне утын ягып җылытырга, шунда яшәргә азапланалар. Өченче катта – яктылык утравы. Тукай премиясенә лаек булган композициясенең кайбер өлешләре, “Сабантуй” композициясе. Бу катны алар музей сыман оештырганнар. Ә икенче катта әйтерсең лә сугыш чоры. Өске киемнән, шәлгә төренгән Рада ханым, кызлары, корымга буялган мич, почмакта бәдрәф хезмәтен үтәгән чиләк. Заманында Татарстанның беренче Президенты ярдәме белән салынган әлеге йорт гаилә Тукай премиясе белән бүләкләнгәннән соң яна. Тирә-күрше әле дә ут төрткәннәр дип фараз кыла. Сынчылар исә барыннан да бигрәк иҗат эшләренең юкка чыгуына кайгыра. Рада ханым бу хакта менә ниләр сөйли:
– Бүген безнең хәлне күреп торасыз… 8 ел элек булган янгыннан соң әле дә аякка баса алмыйбыз. Газ белән ике бүлмәне җылыта, шунда яши, ашый, эшли, юына идек. Хәзер утынга калдык… Безнең эшебез юк. Рәссам өчен заказ кирәк, эшенең сатылуы кирәк. Авыл кешеләре хәлебезнең авырлыгын күреп, кызларыма каян бушка яшелчә, җимеш юнәтеп булуын әйткән. Ике кеше пенсиясенә дүрт җан яшәгәнлектән, без аларны сатып ала алмыйбыз. Кызлар яшелчә базасының чүплегеннән яшелчә белән тулган ике арба өстерәп кайтты. Гомер азагында чүплектән ашарга калырмын дип кем уйлаган бит. Ярый, монысын күтәрдек, ләкин күпме тир түгеп ясалган сәнгать әсәрләре төрлесе төрле җиргә таралган, өйдәгеләре, остаханәдәгесе бәс сарып акрынлап ватыла бара. 500дән артык хезмәт бит ул! Түрәләр күпме генә үгетләсә дә, без аларны тамак өчен берәмтекләп сата алмыйбыз! Безнең гаилә аларны Татарстанга бушлай бирә. Бары тик бер бина табып урнаштырсыннар, халыкка күрсәтсеннәр иде. Моны Мулланур Вахитов, Федор Шаляпин, Салих Сәйдәшев кебек олпат шәхесләргә һәйкәл салу өчен игълан ителгән бәйгедә җиңгән, әмма әлеге җиңү башка авторлар тарафыннан тартып алынган сынчы әйтә. Республика җитәкчеләре шушы үтенечемне ишетсен иде.
Сара – минем кебек сөйкемсез сөяк ул
Рада Нигъмәтуллинаны күпләр Сара Садыйковага багышлап иҗат иткән һәйкәл буенча белә. “Җидегән чишмә” дип аталган әлеге әсәр моннан егерме ел элек үк узган бәйгедә җиңеп чыга. Юнысовлар мәйданына тәгаенләнгән һәйкәлнең граниттан пианиносы уела һәм …юкка чыга, ә бронзадан коелган сын складта тузан җыеп ята бирә.
– Сара Садыйкова – нәкъ минем кебек сөйкемсез сөяк ул. Аны исән вакытында да яратмаганнар, үлгәч, һәйкәл салуны күпсенделәр. Сара дөньясын аңлаганга “Җидегән чишмә” туды. Ул су ташучы кызлардан, фонтаннан, пианинодан башка тулы түгел. Хәзер инде мин әлеге һәйкәлнең куеласына ышанмыйм. Башта Юныс мәйданындагы җир сатылды, аннан пианино юкка чыкты, хәзер Мәдәният министрлыгы вәкилләре “һәйкәлдән баш тартам” дип язылган кәгазьгә кул куюымны тели. Юк, мин алай эшли алмыйм. Баш тарту милләткә хыянәт итү белән бер булыр иде. Монда һәйкәлнең йөз өлеше белән бәйле вакыйганы да искә төшерергә, аңлатма кертергә кирәктер. Чыннан да, ул миндә саклана. Әмма без аны һәйкәл урынында эш башлану белән оештыручыларга тапшырачакбыз. Хәзер үк тапшырсам, алар “Җидегән чишмә” урынына бер почмакка коры һәйкәлне генә бастырып куярлар иде.
Безнең төп бәла – тормышка җайлаша белмәүдә
Рада ханым әнә шулай ди дә үткәнен искә төшереп тын кала. Үткәндә исә шатлыклы мизгелләр бик аз, бик тансык икән шул:
– Балачактан яртылаш ятим мин. Әти безне мин ана карынында чакта ук ташлап киткән. Гәрчә морзалар нәселеннән, Совет чорында исә партия кешесе булса да. Әни сәүдәгәрләр нәселеннән, 17 яшендә гаиләдән киткән һәм үзен революциягә багышлаган. Мине әни җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга җибәргән. Гомеремнең матур мизгелләре Хәким Сәлимҗанов гаиләсендә үтте. Хәким абыйның хатыны Галия Нигъмәтуллина әнием Өммегөлсемнең апасы иде. Марсель белән бергә үстек, соңрак ул Мәскәүгә укырга, мин Ленинградка Репин исемендәге сәнгать академиясенә киттем. Хәким абыйның күршесе Салих абый Сәйдәшев ярдәмчел, тыйнак кеше булып истә калган. Ул безгә үз почмагыннан урын бирә иде. Хәким абый аның талантына соклана, каникулга кайткан саен, әле студент кына булсам да, Рада, Салих абыеңны яса әле, исән чагында йөз чалымнарын хәтерләп кал, кулыңны ныгыт, ди иде. Салих Сәйдәшев һәйкәленә бәйге игълан ителгәч, кул хәтере уянды, комиссия дә, халык та эшемне яратып кабул итте.
Ләкин кайдандыр Гасыймов пәйда булды, читтән килгән гастарбайтер безгә Сәйдәшев һәйкәлен салып китте. Әле хәзер дә, Сәйдәш түгел, бөтенләй охшамаган бит ул, дип шаккаталар… Күрәсең, без – татарга ярамаган тагын дигән фикер белән эш йөрткәннәрдер. Яхшы, хуш, без бусын да үткәрә белдек, Шаляпин һәйкәленә игълан ителгән конкурста җиңү, архитектор Розалина Нургалиева машинасында авариягә очравыбыз, әзер проектыбызның җимерелүе, Маринаның имгәнүе, минем инфаркт алуымны да үткәрдек. Без хастаханәдә ятканда яңадан ашык-пошык бәйге оештырулары, тиз арада яңа автор билгеләүләрен бик авыр кабул иттек, әмма тормыш дәвам итте. Шулай да, 60 ел хезмәт иткән Казанымда минем бер генә булса да һәйкәлем булырга тиештер бит инде?!
Рада Нигъмәтуллина гомер азагында Казанда Галиәсгар Камал һәйкәленең куелуын өмет итә. Эскиз әзер, академия театры җитәкчелеге риза, әмма…
– Камалга һәйкәл турында Марсель Сәлимҗанов хыяллана иде. Эскизны да бергәләп диярлек ясадык. Ләкин Марсель авырып китте, һәйкәл кайгысы бетте. Болай уйлап мин ялгышканмын. Баксаң, һәйкәл артыннан театр директоры Шамил Закиров йөргән, соңгы көннәренәчә түрәләргә хатлар язган икән. 2007 елда, Театр көнендә һәйкәлнең эш варианты академия театрында урнаштырылды. Бу көнне биредә гаиләбезнең “Театрга мәхәббәт” дигән күргәзмәсе дә ачылды. Барысы да бик канәгать, һәммәсе һәйкәлнең урнашуына риза иде. Ләкин вакыт бара, Камал һәйкәле юк та юк… Дөрес, театрда һәйкәл хакында онытмыйлар. Гаиләдә театрның директоры Илфир Якуповның һәм баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең театрның 110 еллыгы уңаеннан (ә бу истәлекле дата быел билгеләп үтелә) әлеге һәйкәлне бронзадан куюларын һәм Камал театры янына урнаштыруларын сорап язган хатлары саклана. Әмма мәсьәлә әле дә хәл ителми.
Без алар язмышын бүлешәчәкбез
Кызларның да таланты шаккатмалы. Баштан Рада ханымнан гаилә оешу мизгелләрен сөйләтик әле:
– Мин – Казаннан өстемдәге бердәнбер ситсы күлмәктән чыгып киткән кыз бала. Викторның да язмышы минекеннән әллә ни аерылмаган, күрәсең. Икебез дә матди яктан ярлы, әмма матурлыкны тоя һәм җиткерә белү ягыннан бай булдык. Виктор дәрес вакытында сын әвәләгәндә миңа балчыктан бәләкәй шарчыклар ясап ата иде. Киемгә, биткә, чәчкә эләгә дә, ачу чыга. Бу аның үзенә күрә игътибар күрсәтүе булган икән. Тора-бара якынайдык, ике арада сөю уты кабынды. Мин татар егетенә кияүгә чыгармын дип хыялланган идем, алай булмады… Виктор күңелемдәге хисләремне нечкә тоемлый һәм эшемдә җандаш, кулдаш, фикердәш була белде. Уртак проектларыбызның уңышының сере дә шундадыр, мөгаен. Мин исә күңелемдәге миллилекне сәнгатькә салдым, кулымнан тамган һәммә эшемдә милли аһәң, милли төсмер. Балаларымның аларны сата алмавының хикмәте шунда: алар безнең уртак эшебездә татар рухын күрә һәм киләчәк буынга бербөтен итеп тапшырасы килә.
Изабелла белән Маринаның исә өстәмә музыка белемнәре дә бар. Сынлы сәнгать буенча бик күп бәйгеләрдә җиңгәннәр һәм чит илдә эшләү тәкъдимнәре алганнар. Баш тартуларын бик гади, без әти-әни язмышын бүлешәчәкбез дип аңлаталар. Кеше кадере, талант кадере булмаган илдә яшәүләрен кечкенәдән күреп үссәләр дә.
P.S. Нигъмәтуллиннар бүген иҗат галереясы ачылуга, Г.Камал һәм С.Садыйковага, ниһаять, һәйкәл куелуга өмет итеп яши. Аларның әлеге өмете акланырмы, Рада Хөсәен кызының “Рәнҗү” дигән хатына җитәкчелек ничек җавап бирер? (Бу хат Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләрендә бар, moskvaprezidentu.ru сайтына, әлеге сайтның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә эленгән. Әлеге хат уңаеннан фикерен белергә теләп Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек. Ул: “Рада ханым бик дөрес яза. Ул– бик зур талант иясе, әмма нишләптер аның кадере юк. Мин моны аңлый алмыйм. Сара Садыйкова һәйкәлен алсак кына да, аңлашылмаучылыклар бихисап. Һәйкәлне Юнысов мәйданына салу турында хөкүмәт карары бар һәм ул гамәлдән чыгарылмаган. Әмма шәһәр хакимияте аны икенче урынга күчерергә тели. Бу гамәл берничек тә аңлашылмый. Без әлеге мәсьәләләр уңаеннан шәһәр хакимияте, Мәдәният министрлыгы вәкилләре белән җыелышып сөйләштек. Бөтенесе дә кирәк диләр, әмма нишләптер эш бармый. Үзе исән чакта һәйкәлләр салынсын иде инде”, – диде ул. “ВТ” яңалыкларны күзәтеп барачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat