Быел июль аенда фатирда үзенең яшь ярымлык кызын суеп үтергән ир-атны Мәскәүгә психиатрия экспертизасына озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Ир-атка комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Моның өчен аны Мәскәүгә Сербский исемендәге Федераль психиатрия һәм наркология медицина тикшеренү үзәгенә озатачаклар», — диде Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 3 июль көнне Камил Якуп урамындагы йортларның берсендә ир-ат үзенең кызын суеп үтергән. Ул сабыйның муенына өч тапкыр пычак белән кадаган.
Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салырга омтылган – тәнен берничә тапкыр пычак белән яралаган. Хастаханәдә ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң аны кулга алганнар.
Тикшерү комитеты аңа карата җинаять эше кузгаткан. Казанның Вахитов районы суды ир-аты кулга алып тикшерү изоляторына озаткан.
"Татар-Информ"
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat