Югары кан басымын төшерәбез | КИҢӘШ

Бернинди дарулар кабул итмичә генә кан басымын тотрыкландыруның гади ысулларын әйттеләр. Бу хакта Мангейма Университет клиникасының V медицина клиникасы директоры һәм Гипертония немец лигасы рәисе Бернхард Крамерга сылтама белән «Медикфорум» порталы хәбәр итә.

«<…> кан басымы бик югары булганда да аны төшерүдә яшәү рәвешен коррекцияләү бик нәтиҗәле чара булырга мөмкин. Бу шулай ук гипертоникага кулланыла торган дарулар санын киметергә мөмкинлек бирә», – диде белгеч.

Шулай, басымны тотрыкландырырга ябыгу да ярдәм итә. Хәтта 4 килограмм артык авырлык кан басымын 10 мм терекөмеш баганасына күтәрүгә китерә.
Моннан тыш, тоздан баш тарту һәм туклану рационын җиңеләйтү файдалы – диета яшелчә, җиләк-җимеш һәм майсыз сөт продуктларын үз эченә алырга тиеш.
Артериаль кан басымының кимүенә физик активлык ярдәм итә. Спорт белән шөгыльләнү йөрәкне һәм кан тамырларын ныгыта.

Моннан тыш, камырлык, чөгендер согы, сарымсак һәм магний кабул итү кан басымын түбәнәйтү мөмкинлеген бирә. Чөгендер согын көн саен 250 миллилитр эчәргә туры киләчәк, ә кирәкле доза магний тәүлегенә 300дән 500 миллиграммга кадәр тәшкил итә.

Кан тамырлары киңәю һәм, димәк, басым кимүгә саунада булу да ярдәм итә ала, әмма мондый ысул сәламәт кешеләргә генә туры килә. Шулай ук елына дүрт тапкыр кан доноры булу нәтиҗәле ысул.

 


Фикер өстәү