Биш катлы торак йорт стенасы җимерелгән: 17 фатирга зыян килгән

Приморье краеның Шкотовский районы Новонежино бистәсендә биш катлы торак йорт стенасы җимерелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл сишәмбегә каршы төндә булган. Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә белдерүләренчә, күрше фатирда урнаштырылган төзек булмаган җылыткыч гадәттән тыш хәлнең сәбәпчесе булырга мөмкин.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бер хатын-кыз үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында торак йортның стенасы җимерелү нәтиҗәсендә 17 фатирга зыян килгән, дип хәбәр итәләр. Йортта яшәүчеләрнең бер өлешен эвакуацияләгәннәр.

Җиде кешене вакытлыча җирле клубта урнаштырганнар, шулай ук Смоляново бистәсе мәктәбендә махсус пункт булдырылган. Коткаручылар кешеләргә фатирлардан йорт хайваннарын чыгарырга һәм кирәкле әйберләрне алырга ярдәм итә.

Гадәттән тыш хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Шул урында төшерелгән видео «Вести.Приморье» каналында урнаштырылган.

 


Фикер өстәү