Баласын юл читендә ташлап калдырган ир-атны хөкем итәләр

Казанның Совет районы җәмәгать суды җәй көне бөтен Казанны шаулаткан – 28 яшьлек Иван Дмитриевның бер яшьлек кызын юл читенә утыртып, китеп бару вакыйгасын карый башлады. Ир-атны баланы куркыныч хәлдә калдыруда гаеплиләр.

«25 июльдә хатыны белән бәхәсләшкәннән соң, ир бер яшьлек кызын үз автомобилендә алып киткән. Ул баланы Нәҗип Җиһанов урамындагы юл читенә утырта, шуннан соң фотога төшереп, хатынына фотосурәт җибәрә. Әмма хатыны ул фотога әһәмият бирмәгән. Тиздән бала очраклы узып баручылар тарафыннан табылган, алар полиция чакырткан», — дип сөйләде Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Аида Шәйдуллина.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү