“Аккош” күлендә теләсә кайда учак ягып шашлык пешерүчеләргә көн бетәчәк

Чит иллләрдән килүчеләр дә бездәге матурлыкка, паркларның төзеклегенә сокланалар икән. Эре шәһәрләрдә генә түгел, район парклары да шаккатырырлык.    

18–20 октябрь көннәрендә Казанда узачак World Urban Parks дип аталган халыкара конгресста парклар төзү тәҗрибәсе, бу өлкәдәге проблемалар турында сөйләшәчәкләр. Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова: «Без бу конгресста  үзебезне борчыган барлык сорауларга җавап табарбыз дип уйлыйм», — диде.

– Чит илләрдәге хезмәттәшләребез безнең эшләр белән кызыксына. Мөслим паркын да күзәтеп торалар икән. Тәтештәге тәҗрибәне дә белергә теләүчеләр бар, – диде ул.

Конгресска Австралия, Яңа Зеландия, АКШ, Африка, Европа илләреннән 120 спикер киләчәк. Мондый зур очрашу беренче тапкыр 2015 елда Португалиядә узган. 2018 елда – Австралиядә очрашканнар, өченчесе бездә уза.

Ни өчен Казан? Президент ярдәмчесе сүзләренә караганда, биш ел эчендә башкарылган эшләрне югары бәяләүчеләр, безнең тәҗрибәне белергә теләүчеләр, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерергә теләүчеләр бар. Быел  Татарстанда җәмәгать урыннары үсеше программасы югары бәя алды.  Ага Хан  архитектура премиясе бирелү дә игътибарны җәлеп иткән. Сүз уңаеннан, әлегә премия кулларына эләкмәсә дә, җитәкчелек аны нәрсәгә тотасын белә: Казанның Мәрҗани мәчете янында  “Ислам бакчасы” булачак.

– Безгә Канаданың шәһәр мохите буенча белгече Сьюзен Холдсворс кулланган тәҗрибә ошады. Бу очрашуда ул да булачак. Сьюзен Канадада 11 чакрымга сузылган паркка үз дизайнын өсти. Шугалак ясыйлар. Шушы парк аша тимераякта эшкә йөрүчеләр күп. Парк шугалак ролен генә үтәми, анда төрле бәйрәмнәр дә уза, – ди Наталья Фишман-Бикмаметова.

Үзебездәге парклар да шәп хәзер.  Телисең икән, Казансу ярына бар, Горки-Әмәт тавында рәхәтләнеп ял ит. Президент ярдәмчесе дә шундый фикердә:

– Чыннан да, кешегә сайлау мөмкинлеге бар. Парк-скверларга, яр буйларын төзекләндерүгә тотынганда, без бу урыннарны киләчәктә халык яратырмы  икән дип тә шикләнә идек. Яраттылар.  Элек  чүп савыты кебек вак-төяк сорасалар, хәзер инде таләпләре башкачарак. Төрле бәйрәмнәр узуын телиләр. Җәйнең бер көнендә генә  Горки-Әмәт паркында 22 мең кеше ял иткән. Бу көнне бернинди исерткеч эчемлек сатылмаган, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез: Кабан яр буен төзекләндерү өчен бик күп чит ил һәм Россия архитекторлары көч сынашты. Ул чакта аны бүгенге хәлдә күрү хыял кебек кенә иде. Шөкер, ул урынны хәзер күпләр ярата. Яңарту эшләре әле дәвам итәчәк. Киләсе елда Иске Татар бистәсе янәшәсендә, зоопаркка караган өлешләрендә эшләр башкарылачак.

–  Кабан тирәсен төзекләндергәндә бик сак булырга кирәк. Монда тарихи әһәмияткә ия урыннар күп. Безнең максат – тарихка да зыян китермәскә, иске өлешне дә саклап калырга, заманчалаштырырга да. Киләсе елда “Аккош” күлен зур үзгәрешләр көтә. Бу – бик зур биләмә. Шуңа да аны карап тотар өчен хуҗа кирәк булачак. Парклар һәм скверлар дирекциясе генә моны эшли алмас, – ди Президент ярдәмчесе.

Кыскасы,  “Аккош” күлендә теләсә кайда учак ягып шашлык пешерүчеләргә көн бетәчәк. Биредә видеокүзәтү урнаштырылачак, күп урыннар яктыртылачак.   Мөмкинлекләр тудыру  өчен  бизнес вәкилләрен дә чакырырга ниятлиләр.

Шунысы бар: бу эшләргә күпчелек Мәскәүдән килгән белгечләр җәлеп ителә. Шуңа күрә Казанда узачак конгресста үзебездәге яшь, сәләтле архитекторларны да ачыкларга уйлыйлар. Наталья Фишман-Бикмаметова, Татарстанда сәләтле кешеләр җитәрлек, дигән фикердә. Яшь белгечләрнең хезмәте бик тә  кирәк булачак әле. Киләчәктә башкалада  урнашкан сәнәгать оешмалары тирәләрен тәртипкә китереп, анда да матурлык тудырырга уйлыйлар.  “Сантехприбор” заводы тирәсе беренче урында  булса, аннан Казан элеваторына чират җитәчәк.

САН:

Татарстанда 2015 елдан  бирле  җәмәгать урыннары үсеше программасы нигезендә 328дән артык парк, яр буйлары, җәяүлеләр урамы, скверлар төзекләндерелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү