“Ворлдскиллс” илкүләм бәйгесендә җиңгән Сарман егете Азат Тимербаев авылын ташлап беркая да китәргә уйламый. “Яз көне өй төзи башларга җыенабыз. Әлегә хуҗалыгыбызда тракторлар ремонтлап сатабыз, киләчәктә ат үрчетү белән шөгыльләнергә исәп”, – ди егет. Техникумдагы укытучылары аның турында, мондый егетне күргән юк иде әле, диләр.
Балачак хыялы чынга ашкан
“Ворлдскиллс” йолдызы 200ләп хуҗалыгы булган Әлмәт авылында яши. Яз көне Ростовта узган һөнәри осталык ярышында беренче урынны яулаган иде ул. Тиздән 2021 елда Шанхайда узачак ярышка әзерләнә башлаячак. Ярышта җиңгән өчен аны 130 мең сум акча бүләк иткәннәр. Азат шуңа үзе эшләгән акчаны кушып, кечкенәдән хыялланган “КамАЗ”ын сатып алган. Аңа шофер табып, авылдагы агрофирмага эшкә урнаштырган. Шулай итеп, үз эшен башлап җибәргән. Азат быел көллиятне тәмамлаган, хыялы – авыл хуҗалыгы университетына укырга керү. Югары белем алуны икенче елга калдырган.
– 1 класста ук “КамАЗ”га кызыга идем. Әтинеке бар иде, аннан ул аны сатты. Үземнеке белән агрофирмага чөгендер ташыйбыз, төнлә мин дә шоферны алыштыргалыйм, – ди Азат.
Әнисе Лилия әйтүенчә, Азат кечкенәдән, ничек акча эшлим икән, дип баш ваткан. Башлангыч сыйныфта укыганда, күрше малае белән теләсә кайда аунап яткан тимер-томырны җыеп сата торган булганнар. Моннан ун ел элек Тимербаевлар шәхси хуҗалыгында тракторлар ремонтлап сату белән шөгыльләнә башлаган. Бу урында Тимербаевлар, фамилиябез җисеменә туры килә, тимергә байбыз, дип шаярта.
Монда да Азаттан башка булмый. Ул – төп белгеч. 8-9 сыйныфта укыганда дусты белән бер көн эчендә “Т-40” тракторын сүтеп җыйган. Ремонт эшенә тагын да иртәрәк өйрәнгән. “Ворлдскиллс” бәйгесендә туплаган белемнәре аңа эшне тагын да остарак башкарырга ярдәм итә. Дөньясын онытып, тракторны төне буе сүтеп җыярга да мөмкин икән ул.
– Әтисе Нияз аны һәрвакыт үз артыннан ияртеп йөртте. 3 яшьлек чагында “КамАЗ”ына утыртып йөртә, өйгә тирләп-пешеп кайтып керәләр иде. Арыдыңмы, дигәч, арымадым, ди иде. Дүрт бала тәрбиялибез, олы кызыбыз кияүдә инде, – ди Лилия ханым.
Тимербаевлар бүген тракторларны ремонтлап сата, запчастьлар тәкъдим итә. Нияз Тимербаев бу эшкә авылда газ оешмасында эшләгәндә тотынган. Баштарак халыктан тимер-томыр җыйганнар, запчастьлар сатканнар. Үзләренә дип сатып алган тракторларын уңышлы гына саткач, бизнеска да юл ачылган. Бүген техника саны 30–40тан артык. Паркта эш гөрли. Төрле районнардан киләләр.
– Тракторларга ихтыяҗ зур, бигрәк тә иске техникага запчасть сорыйлар. Күбрәк өлкәннәр кызыксына. Яшьләр сирәгрәк килсә дә, араларында эштән курыкмый торганнары да бар. Шуларга карап сөенәм. Клиентлар белән эшли белергә дә кирәк. Аларның күбесен Азат таба. Беркайчан да кешене алдама, намуслы бул, дип киңәш бирәм. Менә шул вакытта ышаныч та булачак, – ди авылда имам вазифасын башкарган Нияз хәзрәт.
“Мондый егетне күргән юк иде”
Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Агелтдинов Азат турында шулай ди.
– Азат безнең укытканны гына көтеп ятмый: мөстәкыйль белем ала, 5-6 сыйныфта укыганда ук техника серләренә өйрәнеп үскән, өендә машина-трактор паркы бар. Егет авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү юнәлешенә тулысынча туры килә. Без аны беренче курста ук күреп алып, даими шөгыльләндек. Тимербаев үз белемен аклады. Азатның булдыклы булуы да әллә каян күренә. Ул авылдан китә торган малай түгел, – ди директор язмабызның герое турында.
Сөйләшә торгач, сүз чемпионатка килеп җитте. Биремнәр җиңел булмаган. “МТЗ-82” тракторында ягулык системасын көйләү, “Джондир” заманча техниканың төзеклеген тикшерү һәм башка биремнәрне үтәргә туры килгән. Белерме икән, дип хәтта бер чыбыкны да алып куйган булганнар. Әмма ул сынатмаган, ”Монда аккумулятордан массага бара торган чыбык җитми бит”, – дип, зирәклеген күрсәткән.
2 курста укыганда Сарман районында узган бәйгедә 1 нче урынны алган. Аннан республикада – 3 нче урын. Иң зур җиңү – илкүләм ярышта беренче урын. Бәйгегә көн саен 6-7 сәгать өстәмә әзерләнгән.
“Яхшы тракторчылар эшкә ак оекбаштан йөри”
Замана тракторчысын мазутка баткан итеп күз алдына китереп тә булмыйдыр, дигән сорауга Азатны ярышка әзерләгән мөгаллимнәрнең берсе Илшат Гәрәев әнә шулай дип җавап бирде. Яхшы белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур икән. Бәйгегә әзерләгән икенче укытучысы – Фәнис Мөхәммәтшин.
Илшат Гәрәев – авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану юнәлешендә республика буенча белгеч. Студентларга гидравлика, гидроавтоматика, теплотехника кебек фәннәрне өйрәтә. Чит төбәкләргә барып, тәҗрибә туплап, аны үз студентларына җиткерә. Хәзер Ростовта узасы ярышка көч һәм белем туплыйлар. “Егетләр икенче курста укыганда практикага чыга. Шунда аның эшкә кулы ятканлыгын күрдек. Белемсез дә булмый, әмма, беренче чиратта, кул осталыгы кирәк. Биремнәр бик катлаулы куела, аның 60 проценты техниканың кимчелеген табуга корылган була. Биремнәрнең 30 процентын барганчы белмибез”, – ди ул.
– “Санлы җир эше” проекты бездә кулланыла башласа, киләчәктә тракторчылар эшсез калмасмы? – дип сорыйм Илшат әфәндедән заманчалашу турында.
– Кайбер тракторларда янында кеше утырып кына бара, хәтта рульне дә тотарга кирәкми. Трактор белән “ГЛОНАСС” системасы идарә итә. Ә сез әйткән “Санлы җир эше” дигән проект кайбер төбәкләрдә тормышка ашырыла да инде. Аңа кагылышлы биремнәр “Ворлдскиллс” бәйгесенә дә кертелгән. Чыгымлы проект бу, бер тракторга урнаштыру өчен миллион сумлык җиһаз куела. Ун ел эчендә безнең республикага да үтеп керсә, тракторчылар арасында көндәшлек туачак. Ун тракторчының берсен генә сайлап алачаклар, – дип җавап бирә белгеч.
Ярышка әзерләнү чыгымнар сорый
Көллият директоры Зөбәер Агелтдинов белән “Ворлдскиллс”ка әзерләү серләре турында да сөйләштек. Моның өчен мөмкинлекләр җитәме?
– 2014 елда көллият ресурс үзәге итеп үзгәртелде. Безгә шактый күләмдә акча бүлеп бирелде: ремонт ясалды, җиһазлар сатып алдык. Студентларның укуга мөнәсәбәте үзгәрде, моңарчы балаларны, тактага акбур белән язып, бик гади итеп укыта идек. Хәзер бөтен җирдә – интерактив такталар, техник яктан камилләштерелгән электрон җиһазлар. Укытучы оператор ролен уйный, – ди әңгәмәдәшем. – Элек балалар 4 ел укып, техник-механик дипломы алса да, белемнәре җитәрлек түгел иде. Чөнки көллиятнең мөмкинлеге булмады, хәзер алар сыйфатлы белем ала, белгечләр хезмәт базарында да югалып калмый, ихтыяҗ зур. Без хәтта сораган оешмаларга әзерләп җиткерә дә алмыйбыз. Район буенча проблема юк, белгечләр белән тулысынча тәэмин итәбез.
Уку йортында, нигездә, техник-механик, машинист-тракторчы, слесарь, бройлер фабрикасы өчен читтән торып зоотехник, пешекчеләр әзерлиләр. 500дән артык студент укый. Әлмәт, Чаллы, Зәй һәм башка районнардан да киләләр. 9 сыйныфтан соң аттестат нәтиҗәсе буенча кабул итәләр. Кичке төркемнәрдә түләүле курслар оештырыла. Бу курслардан гына елына 10 миллион сум акча керә икән. 15 миллионын басуда бөртекле культура игеп эшлиләр. Бу акча хезмәт хакына, техника паркын яңартуга, булган җиһазларны төзекләндерүгә тотыла. Мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы – 33 мең сум. Ел саен 155 белгеч әзерлиләр, шуның 40 проценты армиягә китә, калганнары эшкә урнаша.
Машина-трактор паркына бюджеттан тыш акчага “КамАЗ”, җиңел машиналар сатып алганнар, тик алар гына җитми. Илкүләм чемпионатка әзерләү өчен техника җитәрлек түгел, ди директор. Шуның өчен төрле район һәм шәһәрләргә, Башкортстанга барып тәҗрибә тупларга туры килә. Азатны да шулай йөрткәннәр.
– Азатны үз базабызда көнгә кимендә алты-җиде сәгать әзерләргә тиешбез, тик андый мөмкинлек юк. Бүген барлык техниканы булдырып, “Ворлдскиллс” илкүләм ярышка сыйфатлы итеп әзерләү өчен 80 миллион сум кирәк. Россия буенча иң яхшы мәйданчык бездә, тагын акча бирелсә, бернинди проблемасыз лаеклы урыннар яулар идек, – ди Зөбәер әфәнде.
Уку йортында бәяләр дә “тешләми”. Туклану өчен көнгә нибары – 25 сум, тулай торакта яшәгәнгә айга 20 сум гына түлисе. Яхшы укучыларга стипендия дә бирәләр. Әйтик, урта һөнәри белем бирү системасында белем алучыларга – айга 640 сум. Көн саен дискотека оештырыла, яшьләр арасында гаилә коручылар да шактый икән.
“Ворлдскиллс” бәйгесендә катнашучыларны иләк аша уздырып сайлыйлар. Республика бәйгесендә авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү юнәлеше буенча беренче урынны алган Булат Халиуллинны “Ворлдскиллс”ка әзерли башлаганнар инде. Ул 4 нче курста укый, көллиятнең демо-имтихан уздыру нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынны алган.
– Трактор, йөк машиналарында эшләүчеләрне әзерләүче техникумнар саны азайды, 5 – 10 елдан бик зур проблема килеп чыгарга мөмкин. Шуңа юл куймас өчен бу белгечләрне укытуга карашны үзгәртергә кирәк, – ди 14 ел директор булып эшләүче Зөбәер әфәнде. – Бездә техникаларның 90 проценты – заманча. Роботлар булса, тракторчыга эш калырмы икән дисезме? Бүген берәү дә юк бит әле. Трактор артыннан баручы тракторчылар да күренми. Киләчәктә роботы да булыр анысы, тик ул техника нечкәлекләрен күреп бетерерме икән?
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat