“XXI гасыр тавышы” булып кемнәр яңгырады?

Һәр заманның – үз көе, үз тавышы, диләр бит. Үз чорында шагыйрь Маяковскийны “пролетар революция тавышы” дип атаганнар. “Алтмышынчылар”ның күңел авазын Рождественский, Әхмәдуллина шигырьләре сөйли. Кариев театры сәхнәсендә XXI гасыр тавышлары яңгырады. Яңа гасыр татар шагыйрьләрен һәм прозаикларын нәрсә борчый, нәрсә сөендерә, мәхәббәтне ничек аңлыйлар, нинди хисләр белән көрәшәләр, замананы ничек тоялар – “XXI гасыр тавышы” аудиоҗыентыгында боларның барысы да тыңлаучы хөкеменә тәкъдим ителә.

“XXI гасыр тавышы” – Рүзәл Мөхәммәтшин, Зөләйха Камалова, Эльнар Байназаров, Йолдыз Миңнуллина – барлыгы 30 кешенең иҗатын туплап биргән аудиоҗыентык ул. Мондый проектка алыну теләге оештыручыларда “Калеб” берләшмәсе барлыкка килгән көннән бирле яшәгән. Аудиоҗыентык язылып бетте һәм альбомны шигъри-әдәби, музыкаль кичә ясап, тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Шулай ук бу көнне “Безнең җыр” иҗат лабораториясе кысасында туган өр-яңа җырларны да ишетергә мөмкин иде.
Тамашаның үзе турында әйтсәк, режиссер “XXI гасыр тавышы”нда катнашкан иҗатчыларны берничә өлешкә бүлеп чыгара. Дөресрәге, язучылар еллар-чорлар белән бәйләнә. Башта – “борынгылар”, аннан – 1930 нчы, 1960 – 1990 нчы еллар, безнең заман.

  
Утызынчы елларда “сөйләүче” шагыйрьләрдә бунтарьлек, кыюлык чәчрәп чыга. Тора-бара иҗатчыларның шигырьләрендә мәхәббәткә дә урын бирелә (Алсу Сәлахова, Зөләйха Камалова, Гөлүсә Шиһапова). Туксанынчы елларга якынайгач, шагыйрь тавышларында милләт өчен өзгәләнүләр (Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимов) ишетелә. Егерме беренче гасырга килеп җиткәч, шагыйрьләр “Азатлык” станциясендә “төшә” дә, Казан турында җыр тыңлап, кичәне тәмамлый. Шәһәр – барысының да уртак иҗат урыны, илһамы, шуңа да аңа мәдхия җырламыйча мөмкин дә түгел.
Аудиоҗыентык шул ягы белән дә уңайлы: ул диск һәм флешка форматында ясалган. Китап укудан бизеп барган заманда, мондый форматны юлда барганда, машинада, өйдәге эшләр белән мәшгуль булганда тыңларга мөмкин. Гөлүсә Шиһапова да шундый фикердә.

Аудиокитап безнең тавышларны яшь килеш саклап калачак. Бу бит – истәлек. Әле дә кичәдән алган хисләргә күмелеп йөрим. Бер сәхнәдә мин XXI гасыр иҗатчылары белән түгел, ә дусларым белән басып тордым, – диде Гөлүсә.


Яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова өчен сәхнә ят урын түгел. Элегрәк биеп йөргән булса, хәзер сәхнәгә шигърияте белән бүлешер өчен чыга.


Озак вакыт паузадан соң сәхнәгә чыгу авыррак икән. Миннән нәрсә кирәк икәнен дә беләм, әмма үзеңне җиңеп, шуны тәкъдим итү… Дулкынлану көчле иде, хәтта умыртка баганама кадәр сызлады. Әмма сәхнәгә чыгар вакыт җиткәч, борчылу юкка чыкты. Концерттан соң аеруча рәхәт булды. “Бетте бит” дигән тойгы да, “шундый иҗади кешеләр белән эшләдем ич” дигән хис тә бар иде, – ди Миләүшә. – Залда да иҗатка битараф булмаган, кызыксынган кешеләр генә утырганга күрә, чыгыш ясау җиңелрәк булды. Проект иҗатчыларны берләштерде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү