“Шомбай-Fest”тан ни көтәргә?

III халыкара “Шомбай-fest” фестивале быел нәниләргә генә түгел, өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызыклы булыр дип көтелә.

Ул 23 – 28 октябрьдә Казанда узачак. Быел өченче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар арасында Франция, Белоруссия, Италиядән, Хакасия, Башкортстан, Карелия республикаларыннан, Оренбург, Новосибирск, Красноярск, Белгород, Курск һәм башка шәһәрләрдән театрлар бар.
– Фестивальне урам парады белән башлап җибәрәчәкбез. Анда барлык кунаклар да катнаша, – диде “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуныда. – Фестиваль кысасында 18 спектакль күрсәтеләчәк. Быел күпчелеге өлкән яшьтәге аудиториягә исәпләнгән. Алар арасында Б.Брехтның “Кавказский меловой круг”,  В.Антоновның “Железо”, М.Зощенко хикәяләре буенча “Уважаемые граждане” һәм башкалар бар. Балалар өчен исә дүрт спектакль күрсәтеләчәк.

Фестивальнең репертуары тулысынча диярлек рус телендә. “Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!” – татар телендә бердәнбер спектакль.

– “Әкият” – фестивальдә катнашучы бердәнбер милли курчак театры. Башка татар спектакльләре булмау шуңа бәйле, — диде театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев.
Яңалыкларга килгәндә, быелгы фестивальдә Красноярск театры режиссеры – “Алтын битлек” премиясе лауреаты Евгений Ибраһимов һәм театр тәнкыйтьчесе Виктор Шраймон осталык дәресләре үткәрә.
Спектакльләрне жюри әгъзалары белән беррәттән 2 – 8 нче сыйныфларда укучы балалар да бәяли. Алар билгеләгән җиңүчегә “Тамашачы мәхәббәте” премиясе тапшырылачак.
Лилия Гыймазова


Фикер өстәү