Казаннан Геленджикка авиарейслар ачыла

31 октябрьдә Казаннан Геленджикка авиарейс ачылачак. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылыр дип көтелә. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рейслар даими рәвештә пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак», — диелә хәбәрдә.

Пәнҗешәмбе көнне Казаннан самолетлар 10.00 сәгатьтә очачак, Геленджик аэропортында 12.30 сәгатьтә төшеп утырачак. Кире очу 13.20 сәгатьтә. Татарстан башкаласына кайтып төшү 15.45 сәгатьтә булачак.

Шимбә көнне Казаннан очу 7.45 сәгатькә билгеләнгән, Геленджикка төшеп утыру — 10.15 сәгатьтә. Кире юнәлештә самолет 11.15 сәгатьтә очачак һәм Татарстан башкаласында 13.35 сәгатьтә төшәчәк.

Очышлар 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 Канада һава судноларында башкарылачак.

 


Фикер өстәү