“Алар, хөкүмәт тәрбиясендә булганга, шулай әйбәт күренәләр…»

Кичә “Демография” илкүләм проекты кысасында эшләүче “Өлкән буын” проектының Арча районында ничек тормышка ашырылуын күрдек. Өлкән буынга 65 яшьтән узганнар керә. Әлеге проект кешенең гомерен озынайту, тормышын җиңе­ләйтү, аны мәгънәле итү максатын күздә тота.

Авыл интернаты

Яңа Чүриле авылында психоневрология интернаты 2008 елда төзел­гән. Анда бүген 365 кеше тәрбияләнә. Әлеге бинада шартлар әйбәт, ләкин камиллекнең чиге юк. Замана алга атлаган саен, яңа үзгәрешләр керә. Психик тайпылышлы авырулар саны да арта һәм интернатка урнашырга чират көтүчеләр бар. Шуларны исәпкә алып, быел май аенда Чүриледәге психоневрология интернаты каршында яңа бина төзи башлаганнар. План буенча ул эшне киләсе ел азагында тәмамлаячаклар. Татарстан хез­мәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, интернат төзелеше өчен федераль бюджеттан – 50 миллион, республика казнасыннан 11 миллион сум акча бүлү каралган.
Яңа бинада элекке кебек коридор системасы булмаячак, ике һәм дүрт кешелек бүлмәләрдә кухня, ял итү урыннары каралган. Кирәк дип тапкан кешегә теләгән ризыгын пешереп ашау, тәмләп чәй эчеп алу мөмкинлеге дә тудырыла. Өч катлы бу бинада медицина блогы, тернәк­ләндерү чаралары бүлмәләре дә булачак. Биредә тәрбияләнүчеләрнең туганнары да хәл белергә килә ала, шундый очрашулар өчен аулак почмак та булачак, читтән килүчеләр хәтта төн кунып чыга алачак икән. Интернат директоры Рамил Гарипов әйтүенчә, психоневрологик чирләр белән авыручылар би­ре­гә эләкте икән, гадәттә, гомерлеккә кала. Кайчак туганнары өйгә алып кайтып китә, тик мондый очраклар сирәк була. “Утыз ел эшләү дәверендә нибары 7 кешене алдылар”, – ди директор.
“Бик матур күренәләр, әйбәт кенә йөриләр, нишләп өйләренә чыгармыйсыз?” – дип сораучылар да бар икән. “Алар, хөкүмәт тәрбиясендә булганга, шулай әйбәт күренәләр. Ялгыз яшәп, үзләрен карый алмыйлар”, – ди Рамил Гарипов.

Картлар йорты

Арча картлар йортында да үзгә­решләр бар. “Өлкән буын” проекты буенча хезмәткәрләрне Казанда укытып кайтарганнар, директорлары Гөл­наз Төхвәтуллина Мәскәүдә тәҗрибә өйрәнгән. Әлеге проект кысасында картлар йортына 450 мең сумлык яңа җиһазлар кайтачак. Үзгәрешләр башланган инде. Урын-җир хасталары яткан карават янына ширма куйганнар.


– Асларын җыештырганда, хезмәт күрсәткәндә, башкалар карап торыр дип оялмасыннар өчен эшләдек, – ди Гөлназ Төхвәтуллина. – Тиздән төрле функцияле ятаклар кайтачак, алар да авыруларны урыннан кузгату, әйлән­де­реп яткыру өчен әйбәт булачак. Моның өчен махсус билбаулардан да файдаланалар. Сихәтле мендәрләр исә башны гына түгел, сызлаган аяк­ларны ял иттерү функциясен дә үтәячәк.
Арча картлар йортында 50 кеше тәрбияләнә. Алар төрле районнардан җыелган. Өлкән­нәр аралашуга да мохтаҗ, тыңлар кеше булганда әле­дән-әле күңелләрен бушатасылары килә. Арчадагы укучылар йорты егет-кызлары картлар йортына килеп йөри. Волонтерлар көннәр матур булганда әби-бабайлар белән бер­гәләп урамга чыгалар, суытып җи­бәр­с­ә яки яңгыр яуса, бүлмәдә сөйләшеп утыралар. Бу да – өлкәннәрнең кү­ңе­лен күрүнең, гомерен озынайту­ның, үзен кирәклегә санатуның бөр төре.

Шәфкать үзәге

Районның “Шәфкать үзәге”ндә өй шартларында авыруга ярдәм күр­сәтергә өйрәтәләр. Кичә халык шикәр авыруыннан дәвалану серләренә өй­рәнде. Өйдә авыру булганда үзеңне ничек тотарга, аңа нинди ризыклар әзерләргә, ничек ярдәм итәргә икәнен дә күрсәттеләр. Кемнеңдер әнисе, туганы авырый. Инсулинны кая, күпме күләмдә кадарга? Моны белү дә бик мөһим. Белгеч киңәше тыңларга җыел­ган хатын-кызлар: “Без инсулинны элек тә кадый идек, ләкин күңелдә, уколны бу урынга кадау дөресме икән, файда ясыйм дип, зыян китер­мәмме, дигән шик бар иде, медицина хезмәткәрләре күрсәтеп, аңлатып биргәч, курку бетте”, – диләр. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Авылдан – тикшеренергә

Республикада 2 сентябрьдән “Өл­кән буын” проекты буенча авыллардагы карт-карчыкларны район үзәгенә алып барып, медицина тик­шеренүе үткәрә башладылар. Районнарга 43 автомобиль алу өчен федераль бюджеттан 64 миллион сум акча бүленгән. Арча районы үзәк хастаханәсе поликлиникасына кичә Курсапочмак әби-бабайларын җыеп алып килгәннәр иде. 78 яшьлек Ибраһим абый Исмә­гыйлев хастаханә, поликлиникалар белән бик “дус” түгел икән. “Авырмас өчен, үземне карыйм, даруларны карчыгым алып кайтып тора. Бүген тик­шеренергә кирәк дигәч, килдем. Уңай­лы машинада 20 минутта китереп җит­керделәр, рәхмәт”, – ди ул. Арча районында сентябрь аенда 284 кешене карарга өлгергәннәр, октябрь аенда 124 әби-бабайның сәламәтлеген тикше­рәчәкләр. Ел азагына кадәр 639 өлкән кеше диспансеризация үтәчәк икән. Болар – төрле авылларда ялгыз көн күрүчеләр, балалары читтә булганнар, авыррак хәлдәгеләр. Бер сүз бе­лән әйткәндә, үзләре гомердә дә, тиктомалдан җыенып, поликлиникага чы­гып китми торган кешеләр. Арча районында 65 яшьне узганнар 7 мең­нән артык, аларның 5 меңе авылда яши.

– Президент Владимир Путин, илдә “80 плюс” клубы булдырырга кушып, безгә йөкләмә бирде, – ди министр Эльмира Зарипова. – Өл­кәннәрнең гомере сыйфатлы да, сә­ламәт тә булырга тиеш. Авыл җирлек­ләреннән өлкән­нәрне медицина тик­шеренүе узарга алып килүебез дә, гомумән, ул проектлар барысы да – шуларны күздә тотып башкарылган эш.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү