Кичә Иннополиста “Газпром” гавами акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов “акыллы” шәһәрнең мөмкинлекләре белән танышты.
Иң элек ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Газпром” ихтыяҗлары өчен кулланыла торган инновацион, шулай ук импортны алыштыручы продуктлар күргәзмәсен карады. Әйтик, Иннополисның ясалма акыл лабораториясе торба эчен тикшерү системасын тәкъдим итте. Лаборатория җитәкчесе Рамил Кулиев әйтүенчә, моңарчы оператор торба эчендәге төзексезлекләрне кулдан ачыкласа, хәзер бу эш автомат рәвештә башкарылачак. Икенче проект һавадан, галәмнән ясалган фоторәсемнәрдәге объектларны тануга бәйле. Мәсәлән, елгаларның яр буе саклау зоналарындагы, электр чыбыклары, газүткәргеч, нефтьүткәргечләрдәге, урманнардагы үзгәрешләрне күреп-белеп тору өчен кирәк ул. Иннополис лабораториясенең өченче проекты – сырхауның чирен автомат рәвештә ачыклау максатыннан, медицина аппаратларында ясалган сурәтләрне анализлау аппараты. Ул, ясалма акыл технологияләренә нигезләнеп, үпкәнең рентген пленкасы, компьютер томографиясе сурәте ярдәмендә чирне автомат рәвештә ачыклау-белү мөмкинлеге бирә икән.
– Газчылар югары технологияле һәм акчалы эш урыннары челтәрен булдыру белән беррәттән, продукциябезне бик күп күләмдә кулланучылар да булып тора. Сәүдә әйләнеше елдан-ел арта, соңгы биш ел эчендә ул 73 миллиардтан 104,5 миллиард сумга җитте, – диде Президент.
Ул республиканы газ белән өзлексез тәэмин итеп килү сәнәгатьнең уңышлы эшләвенә һәм перспективалы инвестицион проектларны тормышка ашырырга нигез булып торуын билгеләп үтте. Шуларның берсе – “Иннополис” махсус икътисади зонасы.
Уртак эшнең икенче бер юнәлеше – Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү. 2013 елдан башлап, республикада газ “салу” станцияләре саны ике тапкыр арткан. Кысылган газда эшләүче автотехника саны инде 6,3 мең берәмлектән артып киткән.
– Киләсе адымыбыз – кысылган газ буенча тиешле программалар кабул итү. Бу – елга транспорты, агросәнәгать, шулай ук экология юнәлешләрендә. Газ мотор ягулыгыннан экологиягә китерелә торган зыянның бермә-бер кимрәк булуы беркемгә дә сер түгел, – дип басым ясап әйтте Президент.
Соңыннан “Газпром”ның Татарстан предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлеген үстерү юнәлешләренә багышланган киңәшмә уздырылды. Чара кысаларында Татарстан компанияләре компания белән хезмәттәшлек итү буенча үзләренең проектлары белән таныштырды. Әйтик, Иннополис “Газпром” мәнфәгатьләрендә су асты роботларын куллану буенча фәнни-тикшеренү проектын эшләүне тәкъдим итте.
– Газ тармагы – искелеккә ябышып яткан кебек тоелса да, яңалыкка омтылучан, бик инновацион өлкә. Татарстан – безнең өчен аерым әһмияткә ия булган партнер. Газ куллану соңгы елларда күпкә артты. Йөз процентка газлаштыру исә – Татарстан һәм “Газпром” җитәкчелегенең уңышлы уртак эше нәтиҗәсе, – дип утырышка йомгак ясады Маркелов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat