Алабугада тәүлек буе эзләгәннән соң адашкан әбине тапканнар

Коткаручылар һәм волонтерлар бер тәүлек Алабугада адашкан өлкән хатын-кызны эзләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Узган дүшәмбе көнне 78 яшьлек хатын-кызның Мурзиха авылындагы өеннән чыгып китүе һәм югалуы турында хәбәр килде. Кич белән урынга полиция һәм волонтерлар китте. Эзләү төнге өчкә кадәр дәвам итте, әмма хатын-кызны таба алмадылар», — дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Икенче көнне «Лиза Алерт» волонтерларына 75нче янгын сүндерүчеләре һәм 5нче зона коткаручылары кушылды. Эзтабарлар төркеме өч квадрат километр урман, 15 квадрат километр кыр мәйданнарын, Мурзиха һәм Олы Армалы бистәләрен йөреп чыкты.

Кичкә таба волонтерлар өеннән бер чакрым ераклыктагы арада хатын-кызны таба. Аны табибларга тапшыралар.

 


Фикер өстәү