Татарстанда якорь тросына чуалган балыкчы мәетен тапканнар

Казан янында елгада якорь тросына уралган балыкчы мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Иделдә 56 яшьлек балыкчы югалган, дигән хәбәр килде. Гариза бирүче «Лагерная» тимер юл станциясе янында буш көймәне күргәнен сөйләде. Урынга икенче зона коткаручылары китте», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Көймәне тапканнар, ә аның янында суда якорь тросына чуалган балыкчы мәете булган. Ир-ат мәетен ярга алып, полицейский хезмәткәрләренә тапшыралар.

 


Фикер өстәү