Татарстанга аномаль җылы кайчан киләчәге билгеле

Киләсе атна башында Татарстанда аномаль җылы булачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турыда югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якын көннәрдә температура төшәчәк, диде галим Россия Гидрометеорология үзәге фаразына сылтама белән. Иртәгә, 17 октябрьдә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +9 градустан артмаячак, вакыты белән яңгыр явачак.

18 октябрьдә дә кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы көндез 8 градустан артмаячак. Ә шимбә көнне, 19 октябрьдә, көндез һава температурасы + 5 градус кына булачак.

Әмма якшәмбе көнне температура күтәрелә башлаячак. «Көньяк ташкыннар җылы һава алып киләчәк: көндез +9, төнлә +8 градус булачак. Фаразлар буенча, киләсе дүшәмбе тагын да җылырак булачак – +13 һәм +10, бу аномаль», – дип аңлатты КФУ профессоры.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлегә Казанда тәүлеклек һава температурасы нормадан бераз түбәнрәк – 4,8 градус урынына 3-3,5 градус җылы булачак. Бүген иртән Татарстан башкаласында термометр баганалары +2,8 градуска кадәр төште. Өстәвенә, Казан университеты метеостанциясе мәгълүматлары буенча, октябрь башыннан шәһәрдә айлык явым-төшемнең күпчелек өлеше (48 ммның 40 ммы) яуган.

 

"Татар-Информ"

Фикер өстәү