Инвалидларга санаторий-курортка юллама бирү өчен казнадан җитәрлек акча салынмаган

Авыру бала үстерүче бер төркем ата-ана,  үзләренә каралган социаль ярдәм тиешенчә күрсәтелми дип, митингка чыккан иде. Әти-әниләр, инвалидлар республикадагы социаль иминият фонды эшчәнлегеннән канәгать түгел. “Бушлай бирелергә тиешле техник чаралар алуда тоткарлыклар килеп чыга, ул кирәк-яраклар алган сурәттә дә сыйфатлы түгел. Безне кайчан ишетерләр икән?” – диде алар чарасызлыктан.

Менә ишеттеләр. Шушы көннәрдә Россия социаль иминият фондының Татарстандагы төбәк бүлеге бинасында “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү булды.  Россия социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Кошелев алдан ук: “Бу өлкәдә барысы да закон нигезендә башкарыла, бернәрсәне дә үзебездән уйлап чыгармыйбыз”, – дип кисәтеп куйды.

 Икәү генә  җитми

“Түгәрәк өстәл”дә иң беренче сүз алган авыру бала тәрбияләүче Екатерина подгузникларның сыйфатыннан зарланды. “Аны көнгә 2-3не генә бирәләр, ул җитми, күбәйтергә кирәк”, – ди ана. Моңа җавап бик гади булды: Россия Хезмәт министрлыгы чыгарган норматив документта күпме бирелергә тиешлеге  язылган. Аны өчтән дә арттырырга ярамый. Дөрес, бәвеле тотмау чире белән авыручыларга уролог бишне яза. Бу уңайдан Казандагы хоспис директоры Владимир Вавилов та сүзгә кушылды.

– Памперслар кирәк түгелме, дип безгә еш шалтыраталар, – ди директор. – Аларга бушлай бирелгән, үзләренә кирәге чыкмагач, кая да булса урнаштырмакчылар. Аны бөтен кешегә бер үк күләмдә өләшеп чыкмасыннар иде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Хезмәт министрлыгының подгузниклар буенча боерыгын үзгәртеп була, дигән фикердә. Шуннан соң табиблар да ихтыяҗ булганнарга күбрәк яза алыр, хәзергә беркем дә үз өстенә җаваплылык алмый, чөнки тикшерү органнарының “кара исемлеге”нә эләгәсе килми. Россия социаль иминият фонды рәисе урынбасары Алексей Кошелев та: “Ул боерыкны карарга, өйрәнергә кирәк. Подгузниклар белән проблема чыкмаска тиеш, аңа гына федераль акча, һәрхәлдә, җитәчәк”, – диде.

Алтышар ел чират

Ата-аналарның санаторий-курортларга юлламаларның ничек бирелүен  электрон чират аша күзәтеп торасы килә. Чират бик акрын бара. Алексей Кошелев моңа да ачыклык кертте. Санаторий-курорт өчен бер инвалидка айга 124 сум каралган, елга якынча 1400 сум туры килә. Казнага җыелган акча хисабыннан исәпләгәндә, бер кешегә 4 елга 1 юллама чыга. “Моның тарихы шулайрак һәм аннан чыгу юлын беркем дә әйтә алмый”, – ди Мәскәү вәкиле. Балаларны өлкәннәр исемлегеннән алырга һәм аларга яңа исемлек төзергә кирәк, дип гозерләрен җиткерә әти-әниләр.   “Алай итү мөмкин түгел. Аның өчен казнадан кергән акча барысына да бер төрле – 124 сум”, – ди Алексей Кошелев. Кыскасы, инвалидларга санаторий-курортка юллама бирү өчен казнадан җитәрлек акча салынмаган.

– Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш, социаль иминият фонды үзе генә бер нәрсә эшли алмый, – ди Айрат Фәррахов.

Татарстанда исә электрон чиратны һәркемгә ачык, күренерлек итеп эшли алалар. Хәер, ата-аналар, ризасызлык белдереп, митингка чыккач, фонд сайтны яңарткан. Тик чират тәртибе буенча быелгы мәгълүматлар гына куелган. Элеккеләре кая киткән? Әлеге сорау кызыксындырмас иде, алтышар ел юллама көтүчеләр бар. Бу хакта ишеткәч, Алексей Кошелев: “Болай булырга мөмкин түгел”, – дип аптырап калды. Күзләре начар күрүче Илнур Хәмидуллин 2013 елда гариза язган, ләкин һаман да  бара алганы юк. Ата-аналарны санаторийлардагы уңайсыз мохит тә борчый. Сукырларга, коляскада гына хәрәкәт итүче авыруларга республикада махсус  урыннар юк. Геленджик, Пятигорск калаларындагы сукырлар өчен  төзелгән санаторийларга бушлай юллама алу мөмкин түгел.

Инвалидларга дәүләтнеке кирәк

“Түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшүдә, инвалид коляскалары кайчак балага туры килми, башкага алмаштырмыйлар, дигән зар ишеттек. Колак аппаратлары белән дә шундый ук хәл. Сыйфаты  начар, балага туры килми, шуңа күрә юньләп файдаланып булмый. “Дәүләт инвалид балаларны аның белән бушлай тәэмин итәргә тиеш булса да, сыйфатлы аппарат алырга булышыгыз, дип хәйрия оешмаларыннан соранып йөрергә мәҗбүрбез”, – ди әниләр. Бездә ишетмәүче балаларга санаторий-курортка юллама да бирелми. Социаль иминият фонды, ИПРда (шәхси тернәкләндерү программасы) язылмаган, дип кире кага. Бу сорауга Алексей Кошелев: “Баланың инвалид булуы моңа хокук бирә. ИПРда язылганмы, юкмы, анысы мөһим түгел”, – дип җаваплады.

Инвалидларның аяк үлчәменнән чыгып тегелүче махсус аяк киемнәренә дә кытлык. Ата-аналар үзләре сатып алган очракта, фонд аның акчасын бер ай эчендә кире кайтарырга тиеш, ләкин ул акчаны яртышар ел көтүчеләр бар. Аны алыр өчен башта иминият фондына килеп, гариза язып китәргә кирәк. Бер-ике пар аяк киеме өчен өч-дүрт тапкыр килергә туры килә икән. Элек бу мәсьәлә тиз хәл ителгән. Казан протез-ортопедия заводының юкка чыгуы  әлеге хәлне катлауландыра. Андагы белгечләр һәр кешегә туганнан алып үлгәнчегә кадәр хезмәт күрсәткән. Хәзер бу эш тендер буенча  шәхси кулларга күчкән. “Аларның эшләнмәләре – аяк киеме түгел, ә аңа пародия”, – дип әйтүләре белән Татарстан инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рифат Ганибаев та килешә. “Дәүләт предприятиеләрен яңадан кайтарырга, анда инвалидлар өчен эшләү механизмын табарга, бәяләрне контрольдә тотуны оештырырга кирәк”, – ди ул. Ата-аналарның да фикере шундый: инвалидларга фәкать дәүләт оешмалары гына хезмәт күрсәтсен иде. Андыйлар үзебездә юк икән, әзерләргә, булдырырга кирәк. Без бит Татарстанда яшибез. Мәскәү вәкилләре бу өлкәдә эш барышын тикшереп торырга, күтәрелгән мәсьәләләрнең чишү юлларын табарга вәгъдә бирде.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү