ДЦП диагнозы белән туган егет 30 артык картина иҗат иткән

Чаллыда яшәүче Ренат күпләргә үрнәк. ДЦП диагнозы белән туган егетнең хәзер үзен рәссам дип атарлыгы бар. Дөрес, матур-матур картиналар ясый башлаганчы, аңа күп тырышырга туры килә.

– Мин – гаиләдә беренче бала. Туганда ук авыру булганмын. Әти белән әнигә рәхмәт, мине ничек бар, шулай яратканнар. Миннән соң туган энем сау-сәламәт. Әнием Нәкыя эшләмәде, безне тәрбияләде, – дип сөйли Ренат. –Миңа ун яшь чагында балалар иҗат үзәгендә эшләүче педагог Нина Ивановна минем белән шөгыльләнергә теләвен әйткән. Мин ул чакта идәндә үрмәләп йөргәнмен… Бу аның үз теләге булган.
Ренатның ни кулы, ни аягы йөрми, параличланган була. Әмма Нина Ивановна аңа ышана. Нәкыя апаны да ышандыра. Шуннан соң Ренатның тормышы бөтенләй үзгәрә. Аның янында ак кәгазь, җилем, чия төше, чикләвекләр барлыкка килә. Башта малай шул кәгазьгә рәсемнәр ябыштырып, матурлык тудыра. Ә аннары авызына пумала кабып, рәсем ясарга өйрәнә. Бу шөгыльнең сәламәтлеккә дә файдасы була: муены тыңлый башлый.

Биш ел шөгыльләнгәч, аны икенче укытучы ала. Светлана Ивановна Ренатны буяу, май белән рәсем ясарга өйрәтә. Әкренләп картиналар туа. Ренатның эшләре күргәзмәләргә күчә. Чаллыда гына түгел, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында узучы барлык чараларда аның рәсемнәрен күрсәтә башлыйлар. Халыкара бәйгеләрдә дә катнаша ул.

Ренат кайчандыр үзенең идәндә аунап яткан вакытларын искә ала. “Миңа ышанган укытучыларыма, әти-әниемә рәхмәтлемен. Инвалид арбасында утырып та, уңышка ирешеп була. Иң мөһиме – тырышлык, сабырлык кирәк”, – ди ул.

Мусиннар йортыннан кеше өзелими. Күбесе – авыру бала үстерүчеләр. Алар бирегә өметләнеп килә. Сау-сәламәт кешеләр дә килеп, күңелләрен бушатып, гыйбрәт алып китә икән.

– Ул ясаган рәсемнәрне күреп, кешеләр шакката. Хәтта кайчак ышанмыйлар да. Балам бик тә изге күңелле, ул дөньяны бөтенләй башка төрле итеп күрә. Аңа тирә-як матур төсләрдән генә тора сыман. Күңелендә өмет яши. Әнә шуны сүндермәскә иде, – ди әнисе.

Ренат киләчәктә үз картиналарыннан күргәзмә оештырмакчы. Әлегә бу хыял гына булып кала. Тик үҗәт егет моңа ышана.

– 30дан артык картинам бар. Шуны башкаларга да күрсәтергә иде. Буш вакытларымда гел рәсем ясыйм, кайчак сорап та эшләтәләр. Хезмәтең өчен акча да түләгәч, күңел күтәрелә, – ди ул. – Әлегә үземнең ничек итеп рәсем ясый башлавым турында язам. Куллары-аяклары хәрәкәтсез кешегә минем тәҗрибәм бик файдалы булыр дип уйлыйм.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү