82 яшьлек бакчачы бер агачта әллә ничә төр алма үстерә

Чирмешән районының Лашман яшәүче 82 яшьлек һәвәскәр бакчачы Рөстәм Галимовның октябрь башында да викториясе пешеп тора, кура җиләге чиләкләп җыярлык. Башка җиләк-җимешләре дә егылып уңган.

Аның бакча биләмәсе виноград куакларыннан башлана. Алар берничә төп, берничә сортлы. Инде кыш чыгарга әзерләр. Салкыннарга чыдам бу агачларны Рөстәм абзый җиргә яткырып куйган. Берни белән дә томаламый, язга кадәр шулай тора.

— Мин агач үсентеләрен дә артык тәрбияләп иркәләмим, — ди Рөстәм абзый — Әйтик, алмагачларыма яңгыр, кар сулары да җитә, өстәмә су сипмим. Төпләренә бер-ике чиләк тирес кенә салам да алмалары борчак хәтле чагында агу сибәм. Аннары уңышын гына җыеп алам. Грушага да шул ук тәрбия. Быел җиләк-җимеш бик күп булды, кая куярга да белмим.

Рөстәм абзыйның алмагачлары биек үсми, әмма зур, тәмле алма бирәләр. “Колоновидный” сортлы, ботаклары янга китми, корт килми, үзе серкәләнә торган. Үсентеләрен Казаннан алып кайткан.

Бакчада берничә төп груша үсә, аның да сортлары төрле-төрле. Рөстәм абзый электән үк бер агачка төрле сорттагы дүртәр, бишәр ботаклар да ялгап куя. Бер үсентене — Чиләбедән, берсен Тау Алтаеннан ук кайтарткан. Барысы да уңыш бирә. Кирәк булса, Лашман бабае компьютерын кабыза да, нәрсә кирәк, шул хакта мәгълүмат табып, интернет аша заказ да бирә. Чөнки белә: яхшы сортны дистә еллар буена үрчетсәң дә оттырмыйсың.

Рөстәм абыйдагы байлыкны күргәч, мин инде тирә-юньдә кызыксынучылар бихисаптыр, аптыратып бетерә торганнардыр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. “Әмир авылыннан бер кордашым кызыксына, килгәләп китә”, — ди ул. Кызганыч. Югыйсә тәҗрибә алырга, өйрәнергә менә дигән җай бит.


Фикер өстәү