Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Санкт-Петербургның «Хасанский» базарында “Уңыш — 2019” бәйрәме узачак. Биредә Татарстан җитештерүчеләренең экологик чиста азык-төлек продукциясе белән “Татар йорты” экомаркетын ачу тантанасы була.
Ул Санкт‑Петербургның Красногвардейский районы администрациясе, Татарстанның Азнакай районы хакимияте һәм Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.
– Санкт-Петербургта Татарстаннан теләсә кайсы фермер үз продукциясен сата алачак, – диләр Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә.
Моның өчен эшмәкәрләргә “Татар йорты” экомаркеты белән хезмәттәшлек итәргә теләге булган фермерлар Татарстанның даими вәкиллегенә (812) 323-12-27 телефоны аша шалтырата ал.
Бәйрәмне ачу тантанасы 19 октябрендә 12.00 сәгатьтә булачак. Ул Санкт-Петербург шәһәре, Хасанский урамы,15 йорт адресы буенча узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat