Синоптиклар томан һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә, 18 октябрьдә, Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Республиканың кайбер районнарында томан төнлә дә, көндез дә төшәчәк.

«Төнлә минималь һава температурасы +3..+8 градус, көндез максималь һава температурасы +6..+11 градус фаразлана», — диелә ведомство хәбәрендә.
 


Фикер өстәү