Казанда мәдәният һәм мәгариф буенча халыкара саммит уза

16-18 октябрьдә Казанда мәдәният һәм мәгариф буенча халыкара саммит уза. Әлеге чара Казан дәүләт мәдәният институты оешуга 50 ел тулуга багышланган.

Халыкара мәдәният һәм мәгариф саммитында катнашучылар мәдәният өлкәсендә саллы тәҗрибә туплар дип көтелә. Чараның пленар утырышында катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әнә шулай диде.

– Форумда Татарстан тарихы, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләргә, шулай ук Россиядә яшәүче халыкларның тарихына бәйле мәсьәләләр турында сөйләшәчәкләр. Бу бик зур әһәмияткә ия, – диде ул.
Саммит кысасында фәнни-гамәли конференцияләр, бәхәсләр узачак, шулай ук этнофутуризм буеча остаханәләр эшләячәк. Моннан тыш, кино һәм бәйрәмгә багышланган концерт та күрсәтеләчәк.
Саммитта Россия, Финляндия, Әзәрбайҗан, Төркия, Эстония, Үзбәкстан, Венгрия, Франция һәм башка илләрдән килгән фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша. Финляндиянең сәнгать белгече, “Кохта” заманча сәнгать галереясы директоры Андерс Крюгер әйтүенчә, тел һәм сәнгать бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Сәнгатьне укыту өчен, сүз белән аңлатып булмаган әйберләр турында фикер алышу өчен сүзләр таба белергә кирәк.

Чарада Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Мари Иле республикасының мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министры Константин Иванов, Башкортостанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башкаларның катнашуы көтелә.

“Вахтанг мәктәбен саклау һәм аның хәзерге театрда роле” темасы турында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Щукин исемендәге театр институтының режиссура кафедрасы мөдире Михаил Фишман-Борисов чыгыш ясады.

–Артист бик яхшы эшләргә һәм драматургияне психологик яктан кабул итәргә тиеш. Аңлау – театрда хәл ителергә тиешле беренче мәсьәлә. Проблемалар күп. Аларны безгә, Щукин институтына һәм Дәүләт театр сәнгате институтына Казан институты театраллары белән бергәләп хәл итәргә туры киләчәк, –диде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү