Килешү буенча эшләп, шул ук вакытта үзмәшгуль булып та теркәлергә ярыймы?

Быел үзмәшгульләргә салым түләтү турындагы канун гамәлгә керде. Таксист, тырнак ясаучы, кондитер ­– үзмәшгуль булып теркәлергә мөмкин һөнәрләр ияләренең берничәсе генә бу. Ел башыннан Татарстанда 32 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Тугыз ай эчендә алар Татарстан бюджетына 31 миллион сум акча китергән. Үзмәшгульлек буенча сорауларга “Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәге” (“Центр поддержки самозанятых”) коммерциячел булмаган оешмасы белгечләре җавап бирде.

1. Килешү буенча эшләп, шул ук вакытта үзмәшгуль булып та теркәлергә ярыймы?
– Башта үзмәшгульнең кем икәнен ачыклыйк. Үзмәшгульләр – эш бирүчесе яки ялланган хезмәткәрләре булмаган затлар, үзләренең шәхси хезмәт эшчәнлегеннән керем алучы гражданнар. Һөнәри керемгә салымны Россия һәм башка Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) дәүләтләре гражданнары, шул исәптән Россиянең әлеге сынау режимына кертелгән теләсә кайсы субъекты территориясендә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатуны гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләр түли. Кеше төп эшеннән тыш та мәшгульлек алып бара ала. Мондый очракта да ул үзмәшгуль булып теркәлергә тиеш. Үзмәшгульгә хезмәт күрсәтү өчен аерым бина арендалап торырга кирәкми. Мәсәлән, сез Казанда яшәп тә, Мәскәүдәге бер компаниягә хезмәт күрсәтә аласыз. Законның асылы – Россия территориясендә үз бизнесы булганнарның керем алуын легальләштерү.

2. Үзмәшгульләр түләгән акча нәрсәгә тотыла?
– Салымның 37 проценты мәҗбүри медицина иминияте фондына (ОМС), калган 63е үзмәшгуль теркәлгән төбәк бюджетына китә.


3. Үзмәшгуль булып теркәлергә теләүчеләргә карата ниндидер чикләүләр бармы?
– Бар. Мәсәлән, андыйларның керем күләме чикләнгән – ул елына 2,4 млн сумнан да артык булмаска тиеш. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, акциз товарлар белән шөгыльләнүчеләр, файдалы казылмалар табу һәм чыгаруда хезмәт куючылар, адвокат, нотариуслар үзмәшгуль була алмый.

4. Авырып китсә, үзмәшгульләргә “больничный” каралганмы? Андыйларның пенсиясе бармы?
– Мәҗбүри медицина иминияте буенча үзмәшгульләр дә, башкалар кебек үк, бушлай медицина ярдәменнән файдалана ала. Әмма “больничный” бирмәячәкләр. Үзмәшгульлек шул ук бизнес инде ул. Сез – үз вакытыгызның хуҗасы. Шуңа да, ял итәсезме, эшлисезме – сез үзегез сайлыйсыз. Пенсиягә килгәндә, үзмәшгульләр Пенсия фондына түләүләр кертеп бара ала. Анысы мәҗбүри түгел. Картайгач, социаль пенсия булачак. Ул яшәү минимумыннан азрак икән, өстәмә акча түләнәчәк.

5. Үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәтсә, ай саен керемнән – 4, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәт күрсәткән очракта, 6 процент салым түләргә тиеш. Моннан тыш өстәмә түләүләр бармы?
– Юк. Үзмәшгульләр эшләп алган керемнәреннән генә шушы билгеләнгән проценттагы салым түли. Әгәр дә бер ай эчендә бернинди дә табыш алмыйсыз икән, түләмисез генә. Кабатлап әйтик: үзмәшгульлек үз эшен булдыручыларның тормышын җиңеләйтү өчен уйлап табылды. Берәү дә алардан соңгы тиеннәрен каерып алмый. Иң кечкенә салым ставкасы билгеләнде һәм, законда әйтелгәнчә, ул ставка ун ел буе үзгәрмәячәк.


6. Үзмәшгуль булып ничек теркәлергә?
– Моның берничә ысулы бар. Иң җиңеле – “Минем салым” мобиль кушымтасы аша. Моңа биш минут җитә. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин, теркәлүне вәкаләтле банклар аша да башкарырга була. Үзмәшгульләрнең башка сорауларына җавапны tvoedelo.pro сайтыннан да табарга мөмкин. Монда ук консультациягә язылырга була.

ФИКЕР
Алинә Богаткина (Яшел Үзән):
– Кул эшләре һәм балалар өчен мастер-класслар оештыру белән җиде еллап шөгыльләнәм. Башта ул миңа шөгыль генә иде. Үзмәшгульлек турында ишеткәч, ике дә уйламыйча теркәлергә булдым. 13 февральдә рәсми рәвештә яңа статус алдым. Беркая да чыгып йөрисе, чиратта торасы булмады, “Минем салым” кушымтасы аша теркәлдем. Хәзер үземне якланган итеп тоям. Эшләргә дә тыныч. Сентябрь аенда 340 сум салым түләдем. Үзмәшгуль булып теркәлергә уйлаган кешеләргә дә ярдәм итәм, салым турында аңлатам, сорауларына җавап бирәм. Бу әйбернең начар ягын күрмим.

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү