Бик җайлы безелы торт | РЕЦЕПТ

Камыр өчен: сыер мае (маргарин) – 150 гр, шикәр комы – 100 гр, 2 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, чама белән тоз, 400 гр он.

Безе өчен: 4 йомырка агы, 200 гр шикәр комы.
Крем өчен: куертылган сөт, әстерхан чикләвеге, каймак.

Пешерәбез:
Бүлмә температурасында эретелгән сыер маена кирәкле ингредиентларны кушып, камыр ясыйбыз. 40 минут суыткычта ял иттерәбез. Аннан камырны җәеп, духовкада коржлар пешерәбез.
Йомырка агы белән шикәр комын миксер ярдәмендә күпертеп, безе пешерәбез. Торт бик җайлы җыела: коржлар арасына безе һәм крем өстибез. Арасына чикләвек салабыз, күңел теләгәнчә бизибез.


Фикер өстәү