«Актаныштан күңелем төшеп кайтты»

Кая гына барырга туры килсә дә, буш вакыт булуга, мин тирә-якны күзәтеп йөрергә яратам. Һәр җирлектәге яңалык, кешеләренең иҗатка тартылуын, гомумән, янып яшәүләрен күрү, миңа көч өсти, истәлекле хатирәләр калдыра. Актаныш ягына килеп чыгуым “Авыл яшьләренең җәйге уеннары”на бәйле иде.

Мин аның үзәк паркына аеруча гаҗәпләндем. Киң, озын итеп ясалган паркта халык иркенләп иртә-кичен ял итә. Биредә төрле сыннар куелган. Миңа бигрәк тә зур китап формасында эшләнгән, шушы җирдән чыккан танылган олуг шәхесләр исеме язылганы ошады. Шунда ук бөек шагыйребез Габдулла Тукайның зур сыны куелган. Күренекле җырчыбыз, якташлары Әлфия Авзалованың да исеме якты нур сибеп тора.
Актаныш шәһәр кебек гөрли, зур-зур кибетләр, ресторан, кафелары көне буе хезмәт күрсәтә, кунакханә эшли. Мәктәпләрдән тыш, техникумы бар. Әйе, һәммәсе һәр яктан җиренә җиткерелгән кебек. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, гүзәллек эзләп йөргәндә районның күңелгә тия торган яклары күзгә ташланып, шактый гына кәефемне төшерде. Ул да булса, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Уңайлы мохит” программасының тиешенчә эшләнеп бетмәве.

Район үзәгендәге клубта пандустан ике кеше ярдәменнән башка коляскада менә алмыйсың. Стандарт буенча, пандус 30 градус авышлыкта булырга һәм аңа махсус палас беркетелергә тиеш. Ике яктан да тотынгыч куелуы шарт. Кызганыч, биредә бу таләпләр үтәлмәгән. Шунлыктан, мине менгерү өчен, үземне озатып йөрүчедән башка тагын бер кешене ярдәмгә чакырырга мәҗбүр булдык. Аннары тагын ике баскыч күтәрелергә кирәк булып чыкты. Монысында пандус ише нәрсә бөтенләй юк.

Инвалидлар өчен ишек янына урнаштырылган чакыру төймәсе дә артык өскә куелган икән. Ә бит ул коляска биеклегендә булырга тиеш.

Мондый нәрсәләр инвалидларның артык кашык икәненә бер дәлил кебек тоелды. Шуңа Актаныштан күңелем төшеп кайттым.

Чулпан Габделганиева.
Балтач

ФОТО: park.tatar

Фикер өстәү