Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ир-егет миллион сумга якын акчасыннан колак каккан

Чаллыда 29 яшьлек ир-егет телефон мошенникларының «кармагына» эләгә һәм берничә ел җыйган акчаларын аларга күчерә.

Җинаятьчеләр банк хезмәткәрләре буларак танышкан һәм Чаллы кешесенең шәхси счетында булган акчаны башкасна күчереп саклап калырга кирәк, дип белдергән. Зыян күрүче 978 мең сум акчасын ике дә уйламый җинаятьчеләргә күчергән.

РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча («Аеруча зур күләмдә мошенниклык») җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү