Татарстанда иномарка белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе һәлак булган (ФОТО)

Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр иттеләр.

 
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бүген 15.30 сәгатьтә Казан-Малмыж юлының 46 нчы километрында 14нче модельле «Лада» автомобилен йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Тойота» белән бәрелешкән.

Авариядә «Лада» автомобиле җимерелеп, берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук үлгән.

Чит ил машинасы йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.

"Татар-Инфором" 

Фикер өстәү