Казаннан Анталияга очкан самолет кире аэропортка кайткан

Шимбә көнне  «Северный ветер» авиакомпаниясенең Казан-Анталия рейсын башкарган Airbus A321 самолеты техник сәбәп аркасында кире аэропортка кайтты. Бу турыда «Казан» халыкара аэропорты вәкиле сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аэропортның онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, Казаннан Анталияга КЛ5807 рейсы самолеты кичә, 23.55 сәгатьтә очкан.

«Техник проблема булу сәбәпле, борт очып киткән аэродромга кире әйләнеп кайтты», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195603/


Фикер өстәү