Аш-су блогеры Алисә Фәйзуллинадан тәмле рецептлар

“Патшаларча балык”

Горбуша балыгын сөякләреннән арындырып, филесын гына калдырып, тоз, борыч белән ышкып, берничә сәгатькә калдырып торабыз. Аерым табада суган һәм кишер кыздырабыз. Аннан балык өстенә шул кыздырган суган-кишерне, турап помидор, сыр салабыз. Иң өстенә майонез сылыйбыз. Кызган мичкә 20 – 30 минутка озатабыз. Төелгән бәрәңге һәм яшелчәләр белән бер дигән ризык!

Тутырылган үрдәк

Үрдәкне бер тәүлек тозлы суда тотабыз. 10 литрлы савыттагы суга 600 – 700 гр тоз, укроп, дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч, 5-6 тырнак сарымсак салабыз. Тәүлек узгач, судан алып, суын саркытабыз, эчен-тышын соус белән ышкыйбыз. Соусны аджикага майонез кушып ясарга мөмкин. Үрдәк эченә яшел каты алма һәм кара җимеш тутырырга була. Аннан үрдәкнең эчен тегеп куябыз һәм аны 2 сәгатькә 180 градуслы кайнар мичкә озатабыз.


Фикер өстәү