Декретта булган кешене эштән чыгара алалармы? | Сорау-җавап

Мин – декрет ялындагы әни. Балама 5 ай. Берничә көн элек, эштән шалтыратып, мин эшләгән оешманың ябылуы турында әйттеләр. Эштән китү турында гариза язарга куштылар. Миңа билгеләнгән барлык түләүләр дә бетәчәк икән. Хәзер нишләргә икән инде? Декретта булган кешене эштән чыгара алалармы?

Айсылу Хафизова. Казан

Руслан САФИН, юрист:

– Кызганыч, сез законлы рәвештә эшсез кала аласыз. Оешма ябылу сәбәпле, декрет ялындагы әнине эштән чыгару  хезмәт килешүен таркатуның гадәттән тыш очрагы санала. Судның оешманы банкрот дип тануы ул һичшиксез ябылачак дигән сүз түгел. Банкротлыкның төрле очрагы була. Җитәкчелекнең вакытыннан алдан чаң сугуы да ихтимал. Шуңа күрә әлегә эштән китү турында гариза язмыйча торыгыз.

Оешма, дөрестән дә, ябылган очракта, эш бирүче сезгә, оешма таркалу сәбәпле, хезмәткәрне эштән чыгарганда бирелә торган пособие (выходное пособие) түләргә тиеш. Декрет ялында утырганда түләнә торган айлык пособиедән дә колак кагам дип курыкмагыз. Аны элеккечә үк социаль иминиятләштерү фонды түләячәк.


Фикер өстәү