«Салават Юлаев» — «Ак Барс» уены: матур саннар, сугышулар, «Ак Барс»ның җиңелүе

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфада «Салават Юлаев» белән көч сынашты. Матч “Салават Юлаев” файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.

Ике команда формасында да яшел төсләр булганга “Яшел дерби” дип исемләнгән “Салават Юлаев” – “Ак Барс” уенына ике команда хоккейчылары да махсус тегелгән форма киеп чыктылар.

Әлеге уен “Ак Барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов өчен Континенталь хоккей лигасында 700нчесе булды. Һөҗүмче әлеге уенда матур саны белән генә түгел, сугышуы белән дә истә калды, ул уен барышында Линус Умарк белән көрәшеп алды. Шулай ук, сакчы Альберт Яруллин өчен дә бүгенге матч үзенчәлекле булды, ул “Ак Барс” өчен 300нче уенын үткәрде.

Беренче периодтаголлар булмады.

Икенче период. Беренче минутта “Салават Юлаев” һөҗүмчесе Линус Умарк исәпне ачты (1:0). Сигезенче минутта “Ак Барс” сакчысы Альберт Яруллин үзенең әлеге сезонда беренче алкасын кертте (1:1). Унөченче минутта Филип Ларсен “Салават Юлаев” өчен гол кертте (2:1).

Өченче периодта кертелгән алкасыз тәмамланырга якын иде. Уен ахырына 7 секунд кала, “Ак Барс” командасы капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырган вакытта, көндәшләр тагын берне кертте (3:1).

“Ак Барс” киләсе уенын Екатеринбургта үткәрәчәк. “Автомобилист” – “Ак Барс” матчы 21 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195623/


Фикер өстәү