Россиядә счетчикларны тикшерү турындагы кәгазь документ гамәлдән чыгачак

Счетчикларны тикшерү өчен кәгазь документлар үз көчләрен югалтачак һәм бары тик приборлар хуҗалары теләге буенча гына биреләчәк. Бу турыда Росстандарт башлыгы Алексей Абрамов сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Белгеч исәпкә алу приборын тикшергәннән соң, ул хуҗа алдында нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталы аша безнең реестрга кертергә тиеш булачак», — дип сөйләде Алексей Абрамов.

Ведомство җитәкчесе фикеренчә, бу яңалык тикшерү сроклары буенча алдаган һәм ялган таныклыклар саткан мошенниклар бизнесын какшатачак. Хәзер исәпләү приборлары хуҗалары счетчикларының тикшерелүе, шулай ук төрле мошенниклардан саклануы турында һәрвакыт хәбәрдар булачак.

Россиядә яшәүчеләр киләчәктә дә кулларына кәгазь таныклыклар ала алачак, әмма бу мәҗбүри булмаячак.

Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195618/


Фикер өстәү