Сез беркем дә түгел. Аңладыгызмы? | Тыкшынумы, әллә борчылумы?

Сез беркем дә түгел. Аңладыгызмы? Чаллыда укучыларның социаль хәлен тикшерергә килгән бер төркем укытучыларны бер ир-ат әнә шулай дип өенә кертмәгән. Әлеге вакыйга социаль челтәрләрдә шау-шу кузгатты. Бу хәлдән соң берәүләр укытучыларның әлеге гамәлен кеше тормышына тыкшыну дип кабул итсә, икенчеләр исә, киресенчә, хуплый. Укытучының укучысы яшәгән фатирга кунакка килүе начармыни?

“Мин сезне белмим”

Автокалада укытучылар комиссиясе “Быт” дигән операция кысасында 3 нче сыйныф укучысының өенә барган, тик абыйсы кертмәгән. Ахыр чиктә, укытучылар, каршы киләбез, дип кәгазьгә кул куярга тәкъдим итә. Шуннан соң егет, кызып китеп: “Минем сезне өйгә кертмәскә дә, кәгазьгә кул куймаска да хокукым бар. Күргәнем юк, шуңа күрә сез – минем өчен беркем түгел”, – ди. Укытучылар, безне әби белә, дип үгетләп караса да, сөйләшү барып чыкмый.

Социаль челтәрләрдә “кулдан-кулга” йөргән видеоязманы караучылар аптырашта. Фикерләр төрле. Нигә укытучылар кирәкмәгән җиргә борынын тыга, диючеләр дә, имин булмаган гаиләләрнең хәлен тагын ничек ачыкларга, дип шаккатучылар да бар. Кемнәрдер әлеге ир-атны дөрес эшләгән дип мактап, башка әти-әниләрне дә “ә” дигәнгә “җә” димәскә чакыра. Укытучыларны якты чырай белән каршыламау – кем өчендер бөтенләй башка сыймаслык хәл. Кайда монда укытучыга хөрмәт? Мәктәп белән әти-әниләр арасында элемтәләр нигә шундый чиккә җитте? Бәлкем, бала ачтыр, аны җәберлиләрдер, укытучы бу хакта каян белергә тиеш? Бала белән берәр хәл булса, мәктәп кая караган, дип сүгә башлаячаклар бит. Берничә минутлык видео күпме сорау тудыра! Алтын урталыкны ничек табарга?

– Бездә электән үк укучыларның өйләренә йөрү гадәте саклана. Бүген “Быт” дигән операция кысасында укытучылар балаларның тормыш шартлары белән кызыксына. Дөрес, сыйныф җитәкчесен үзен генә җибәрмибез, гаиләләрдә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә берничә укучы йөри. Монда бернинди мәҗбүриләү дә юк, барысы да әти-әни ризалыгы белән башкарыла, – ди Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. – Әлеге гаиләдә башта малайның әнисе белән әбисе килергә рөхсәт биргән булган, ә бу – аның абыйсы. Фатирга кертмәү турында укытучылар кул куйдыртырга гына теләгән. Монда укытучылар бернинди хокук та бозмаган. Педагоглар өйгә кереп, суыткыч актарып яки башкасын тикшереп йөрми. Гаиләдә тәрбия мәсьәләсе, балаларга карата мөнәсәбәт, өй эшләре һәм башкасы турында сораштыра. Бер ел эчендә күп нәрсә үзгәрергә мөмкин. Әйтик, аерылышу очраклары һәм башкалар. Өйгә килеп хәл белешү баланы саклау өчен эшләнә. Моны бары кунакка килү кебек кабул итәргә кирәк. Өйдә яшерерлек әйбер булмаганда, укытучыны кертәсең бит инде. Мондый күңелсезлек килеп чыкты дип, өйләргә баруны туктатмаячакбыз.

Килсеннәр иде әле…

Әти-әниләр, укытучыларның да фикерен белештек.

– Килсеннәр иде әле, күренмиләр генә. Кисәтүсез керсәләр дә, сүзем юк. Газ хезмәткәреме, сантехникмы… өйгә кертәбез бит. Бер чынаяк чәй эчермичә чыгармыйм. Нигә укытучыга ачык йөз күрсәтмәскә? Безнең балаларга белем бирә бит алар, – ди Казанда яшәүче ике бала әнисе Зәйнәп.

– Мин дә йөрдем балаларның өенә. Ул вакытта укытучының хокукы бар иде. Ник килдең диюче булмады. Укытучыны хөрмәт иттеләр. Сүзеңне тыңласыннар өчен, үзеңне дөрес итеп тота белергә кирәк, – ди мәктәптән башка эшкә күчкән Гөлнур Гыймаева. – Бу укытучыларны да аңлап була, алар бит үз теләкләре белән килмәгән. Мәктәп җитәкчелеге таләп итә, хисап сорыйдыр. Аралаша белүдән дә күп нәрсә тора. Бу очрак миңа ошап бетмәде. Укучылар белән бәхәсләр дә педагогларның үзләрен дөрес тотмавыннан

килеп чыга. Йорт хуҗасын да аңлап була, бер белмәгән кешене ни өчен фатирына кертергә тиеш? Документлары юк, бәлкем, алар кырыгалдардыр? Тагын үткәннәргә әйләнеп кайтам. Ул вакытта укучыңның исерек атасын урамда тотып сүксәң дә, сүз әйтмиләр иде. Укучылар белән бакча да казыдык, урманнарга да йөрдек, учак ягып, бәрәңге дә пешердек. Хәзер балалардан “файдаланырга” ярамый. Экскурсиягә дә болай гына чыгып китәм димә.

Баш иеп исәнләшү кайда?

Арча педагогия көллиятенең элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев әйтүенчә, укытучы укучысының нинди шартларда яшәвен белмәсә, ул аңа ярдәм итә алмаячак. “Укытучылар өчен иң авыр проблема – әти-әниләрнең мәктәпкә карата игътибары җитмәү. Элек мәктәпкә килгәч, укучы, баш киемен салып, мөгаллимнең әйткән сүзен бүлдермичә тыңлап тора иде. Урамда тәмәке тартып торган ир-атлар, тизрәк тәмәкесен сүндереп, исәнләшергә ашыга иде. Кызганыч, бу күренеш бетеп бара. Хәзер укучының өенә килгән өчен укытучыны гаеплиләр. Заманында кире борган бер генә очракны да хәтерләмим. Бүген Мәгариф һәм фән министрлыгы әти-әниләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирсен иде.

– Элек без дә балаларның өйләренә бара идек. Мин үзем Казандагы 79 нчы мәктәптә тарих укыттым, сыйныф җитәкчесе булдым. Барысының да фатирларына йөреп чыга идем. Каршы килүчеләрне хәтерләмим. Гаилә белән мәктәп һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш. Ләкин бүген закон буенча укытучы укучының өенә рөхсәтсез бара алмый. Хәер, мин элегрәк тә укучыларымнан: “Сезгә барырга җыенам, мине көтәсеңме? – дип алдан сорый идем. Кайберсе оялырга да мөмкин бит. Сыйныф җитәкчеләре башта әти-әниләр белән сөйләшергә тиеш, – ди Татарстан укытучыларның белемен күтәрү институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы Илсөя Фокеева.

Белгеч сүзе:

Рәшид Нәҗметдинов, юрист-укытучы:

– Конституциянен 25 нче статьясы буенча торак хуҗасы ихтыярыннан тыш яки суд карарыннан башка кешенең өенә керергә ярамый. Шуңа күрә әти-әниләрнең педагогларны фатирына кертмәскә хокукы бар. Үземнең, укытучы буларак, укучыларның өйләренә барганым юк, чөнки ул минем хезмәт вазифаларыма керми.


Фикер өстәү