«Татарча диктант» кайда, ничек узды? | Саннар

Әлмәтнең Р.Фәхреддин исемендәге гимназиясендә татарча язу осталыгын укучылар, укытучылар, ата –аналар — барлыгы 1100 кеше сынады. Әлмәттә барлыгы 2250 кеше татарча диктант язды.

Әтнә районында яшәүче 300 кеше татарча диктант язды. Татарча диктант язарга теләүчеләр күп булганлыктан берничә аудитория билгеләнде. Мәктәпләрдә парта арасына утыручылар да, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы китапханәсенең уку залы да файдаланылды.

Красноярск шәһәре беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Ул Халыклар дуслыгы йортында узды. Анда 15 кеше катнашты. Диктант язган иң өлкән кешегә 79  яшь, иң яшенә – 24.

Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды. Белем тикшерү акциясенә килүчеләргә Р. Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» тексты буенча диктант яздырылды. Əлеге чарада 1500 кеше катнашты. Диктант язучының иң яшенә — 11, иң өлкәненә 80 яшь.

Тәтештә татарча диктант язган иң олы кешегә 76 яшь булган. Ул — җирле шагыйрә Роза Фәйзуллина. Акция Тәтеш шәһәренең 1 нче урта белем бирү мәктәбендә үткәрелде. Барлыгы Тәтеш районында «Татарча диктант»та 300 кеше катнашты.

Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез дә бөтен дөнья күләмендә узган “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Аны районда 17 пунктта 700гә якын кеше язды.

Азәрбайҗанда “Татарча диктант” акциясендә 18 кеше катнашты. Аларның 15е өлкән кеше һәм 7 яшьтән 11 яшькәчә өч бала. Диктантны Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллегендә яздылар.

Оренбургта акциядә 50дән артык кеше катнашты. Иң яшь катнашучыга 20 яшь тулган, өң өлкәненә – 82 яшь.

Бохара татарлары «Татарча диктант – 2019» халыкара акциясендә катнашты. Иң кечкенә катнашучыга — 10 яшь, иң олысына 81 яшь булган.

Ташкентта акциядә катнашучыларның иң яшенә 5 яшь тулган, иң өлкәненә – 80 яшь. 100дән артык кеше бу чарада катнашты.

Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенең «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган онлайн трансляциясен 60тан артык кеше карады.

Ерак Көнчыгыштагы ватандашлар татарча диктантны беренчеләрдән булып язды. Приморье краеның Артем шәһәрендә 6 кеше катнашты. Барлык катнашучылар да өлкән яшьтә иде. Иң өлкәненә — 87 яшь.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү