Казанда бер укучы Марий Эл төзүчеләренең 290 меңлек эш коралын урлаган

Казанда мәктәп укучысы үзенең иптәше белән Марий Эл төзүчеләренең 290 меңлек эш коралларын урлаган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш компаниясендә прораб булып эшләүче 29 яшьлек егет сөйләвенчә, билгесез кешеләр Һади Такташ урамындагы “бытовка”ның элмә йозагын ватып кергән һәм андагы коралларны урлаган.

Полиция тикшерү уздырып җинаятьчеләрнең эзенә чыккан. Алар беркайда да эшләмәүче 20 яшьлек егет һәм Вахитов районыннан 16 яшьлек мәктәп укучысы булган. Укучы егет элегрәк хөкем ителгән булган.

Тикшерү вакытына егетләрдән яшәгән җирдән китмәү турында имза алганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/20/195647/


Фикер өстәү