АЗСларда ягулык салып бетермәү белән көрәшнең яңа ысулларын атадылар

Росстандарт автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә ягулыкны салып бетермәү белән көрәшүнең яңа алымнарын эшли. Бу хакта ведомство башлыгы Алексей Абрамовка сылтама белән “Российская газета” яза.

Абрамов сүзләренчә, ягулыкны кимрәк салу АЗС колонкаларының программалары белән манипуляция нәтиҗәсе. “Программа теләсә кайсы пистолетта ничә процентка кимрәк салынганын билгели алырлык итеп көйләнергә мөмкин”, — дип аңлатты ул.

Шуңа күрә 2020 елның беренче яртысында ук Росстандарт хәзер гамәлдә булган 1989 елгы ГОСТны ягулык колонкаларына алмаштырырга тели. Хәзерге вакытта билгеләнгән ягулык үлчәү төгәллегенең хилафлыклары шактый һәм ул сатып алучыларны алдау өчен төрле җайланмалар һәм зарарлы программалар кулланырга мөмкинлек бирә.

Киләчәктә аерым колонканы гына түгел, ә кассада оператор эшен исәпкә алып, үлчәү системасы буларак аның эшчәнлеген тикшерү планлаштырыла. Моннан тыш, хәзер яшерен сатып алучыларга контроль сатып алу өчен 1 процент ким салынганны да күрсәтә торган җайланма эшлиләр.

Росстандартка контроль сатып алулар уздыруга хокук бирә торган закон проекты РФ Хөкүмәтенә кертүгә әзерләнә. Моннан тыш, кимрәк салган өчен штрафлар кертү дә күздә тотыла, диде Алексей Абрамов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/20/195655/


Фикер өстәү