«“Казан феномены” дигән нәрсә баш калкыта башлады»

Атна-ун көн элек мәгълүмат чараларында бик шомлы хәбәр күзгә чалынды. Илнең тугыз төбәгендә үзен “колумбайн” хәрәкәтенең тарафдары дип санаучы үсмерләр барлыгы ачыкланган. Исемлектә Татарстан да бар. Бу атама АКШның Колорадо штатындагы шәһәр исеменнән алынган. Андагы ике егет, үз мәктәпләренә барып, үч алу ниятеннән уку йортында атыш оештырган иде. Соңгы вакытта мондый җәмгыяви “шеш”ләр безгә дә үтеп керде. Галимнәр аларны төрлечә – субкультура, шәһәр кабиләләре дип билгели. Шул хакта Татарстан Фәннәр академиясе каршында эшләүче Ислами тикшеренүләр үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Валерий ГОРШУНОВ белән сөйләштек.

– Соңгы елларда җәмгыятебездә төрледән-төрле субкультураларның барлыкка килүе шәһәрләшү процессының бик нык көчәюенә бәйле, — ди галим. — Әле 40-50 ел элек авыл халкы республикабызның күпчелеген тәшкил итсә, бүген Татарстан халкының дүрттән өче шәһәрләрдә яши. Гадәттә шәһәр җирендә традицион милли тиңдәшлек “эшләми”. Бөтенесе диярлек бертөсле яши. Татар, урыс, яһүд булсын, күпчелек борынгыдан килгән гореф-гадәтләренә тугрылык сакламый. Дөрес, тиңдәшлегебезне төрле дәрәҗәләргә бүлеп карарга мөмкин. Иң элек һәркем – үзе бер шәхес. Икенче дәрәҗә – гаиләбез, әби-бабай, әти-әни, балалар, абый-апа, туганнар, ягъни нәсел тамырларыбыз. Өченчесен бер ырудан булу, икенче төрле әйткәндә, милли тиңдәшлек дип әйтергә мөмкин. Ыру дип алганда, кайсыдыр бер авыл кешесе булуны, авылдашларны күздә тотам мин. Элек бер үк авылда типтәрләр, казан кешеләре, башкортлар дип сословиегә карап бүлү дә күзәтелгән. Тик XVIII–XIX гасырларда сословие чикләреннән берни дә калмый. Кеше, авылдан шәһәргә күченгәч, яңа шартларга эләгә.

– Соңгы елларда башкалабызда күп кенә районнарның якташлык җәмгыятьләре эшләп килә. Бу да шул ырулык тиңдәшлегенә туры киләдер инде?
– Чынлап та, Буа, Актаныш кебек яхшы эшли торган якташлык җәмгыятьләре бар. Аларны ырулык тиңдәшлегенә кертеп карарга мөмкин. Тик авылдан күчеп килгәннәрнең оныкларында мондый кабилә-ыру тиңдәшлеге сизелми инде. Кеше психикасын җимереп үзләренә җәлеп итәргә тырышучы субкультуралар әби-бабаларының гореф-гадәтләреннән аерылган шундый яшүсмерләрне көтеп кенә тора. Мәсәлән, А.У.Е. (Арестантский уклад един), неонацист төркемнәре – шундый җимергеч субкультуралардан. Әле күптән түгел генә башкалабызда Африкадан килгән кара тәнле студентны үтергән өчен дүрт кешедән торган скинхендларны – неонацист төркемен хөкем иттеләр. “Колумбайн” субкультурасы бигрәк тә кансыз: мәктәбеңдә басым ясыйлар, кыерсыталар икән, утлы корал юнәтеп, шул басым ясаучыларны, сыйныфташларыңны юк итәргә чакыра ул. Янәсе, сыйныфташларыңны юк итү – җәмгыятьтә яшәп килгән тәртипләргә ризасызлык белдерү. Без, галимнәр, кеше каны коеп, җәмгыять нигезләрен җимерергә теләүчеләргә ничек каршы торырга икән, дип баш ватабыз. Кире кагуга караганда уңай, игелекле эшләргә өндәүче субкультуралар булдыру күпкә кыенрак.

– Туксанынчы елларда Президент Киңәшчесе булган Рафаил Хәкимов татарстанлылар дигән бергәлек булдырырга иде дип хыялланган иде.
– Әйе, киң мәгънәдә алганда бу теләк-хыялны да субкультура кору омтылышы дип карарга мөмкин. Тик уңай тиңдәшлек мисалы булырлык яңа җәмгыять булдыру шактый кыен. Хәзер менә татар халкын саклап калу һәм үстерү стратегиясен эшләмәкчеләр. Аны булдыру эше һаман сузыла килә. Әлбәттә, без оныкларыбызның үзләрен зәңгәр канлы арийлылар түгел, татар итеп хис итүләрен, татар дип горурлануларын телибез. Әнә кара тәнле студентны үтерүчеләр нигездә катнаш никахтан. Гомумән, катнаш никахтан туганнарны галимнәр хәвеф төркемнәренә кертә. Йә татар, йә урыс булсын – ике милләт тә бик яхшы, традицион тиңдәшлек; мин әллә ни аермасын күрмим. Барыбер бала кечкенәдән үзен кайсыдыр бер милләтнең вәкиле итеп хис итәргә тиеш. Шулай булмаса, ул бик ансат кына әлеге ике яхшы тиңдәшлектән баш тарта да, җимергеч тиңдәшлекне ала. “Татары, урысы кадалып китсен, мин арийлы”, – дип белдерә. Без – татарның 95 проценты европалы бит.
Бүген арабызда тәңречеләр дә барлыкка килде. Алар мөселман, христиан, атеист-дәһри дә түгел. Киләчәктә тәңречеләр сафы артачак кына. Субкультура буларак, мин аны уңай күренеш дип саныйм.

– Тәңречеләр, Иске Казан төбәгендә җыелып, “Таң батыр” дигән лагерь оештыра иде. Бу чараны тыйдылар түгелме соң?
– Чынлап та, алар турында берничә кеше язып чыкты. Имеш, алар кыргыйлар, кырга чыгып, сарык суеп, ниндидер чаралар үткәрәләр. Күренешнең асылын аңламыйсың икән, нигә тыгылырга, гаепләп чыгарга? Бу тәнкыйть бер кысага да сыймый. Алар традицион диннәргә шикләнеп карый, әле киресенчә, тагын да традиционрак, борынгырак ышануга нигезләнеп үз юлларын, ышануларын алга сөрә икән, ник аларга каршы килергә? Алар бит американнарга әйләнми, кешегә, табигатькә зыян салмый. Туксанынчы елларда барлыкка килгән беренче тәңречеләр буыны китте дияргә була. Хәзер туксанынчы елларда туган тәңречеләрнең икенче, өченче буыны мәйданга килә. Бу агым тарафдарлары аеруча Казахстанда, Якутиядә, Хакасиядә, Башкортстанда күп. Бездә дә алар аз түгел. Иң кызыгы, тәңречеләр Мәскәүдә күп. Алар субкультуралар челтәрендә үз урыннарын тапты. Гомумән алганда, алар – тарихыбызны, борынгы төрки язуны тырышып өйрәнүче, яхшы, тәртипле ватандашларыбыз. Алар күбрәк булган саен, Россиядә төрки телләр ныграк сакланыр дигән өмет бар.

– Казанда кабат яшьләр группировкаларга оешмасын өчен без нәрсә эшли алабыз?
– Бүген, чынлап та, “Казан феномены” дигән нәрсә кабат баш калкыта башлады. Моңа беркадәр интернет челтәрендәге романтик рух бирүче сайтлар да ярдәм итте. Дөрес, бу күренеш Казанда түгел, Әлмәт, Алабуга кебек шәһәрләрдә тарала, бигрәк тә профтехучилищеларда баш калкыта башлады. А.У.Е. төркемнәре ВКонтакте сайтында бар. Неонацизм тарафдарлары яңарыш кичерә дисәм дә, хата булмас. Алар белән Эчке эшләр министрлыгындагы экстремизмга каршы тору үзәге шөгыльләнә. Идеяләрне тагын да куәтлерәк идеяләр белән генә җиңәргә, яшьләрне игелекле эшләргә җәлеп итеп кенә шикле иптәшлек, фикердәшлек бергәлекләреннән аерып алырга мөмкин, минемчә.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү