Укучыларыбыздан: “Газ өчен түлибез, әмма өйне дә җылытмый, духовкада ризык та озак пешә”, – дигән хәбәрләр килде. Дөрес, күбесенең исемен күрсәтәсе килми. “ВТ” хәбәрчесе бу аһ-зарларның асылына төшенергә тырышты.
Газ да башкача яна
Күпме генә җавап табарга тырышсалар да, авыл кешеләренең газга бәйле сорауларына тәгаен генә җавап бирүче юк икән.
– Бездә район үзәгеннән читтәрәк торучылар, газ килеп җитми, дип зарлана. Башта газ юан торба буйлап бара, аннан ул кечерәеп китә. Һич кенә дә аңлап булмый. Димәк, авыл башына җиткәч, ул кими, – ди үзен Гөлчәчәк дип таныштырган ханым. – Бездә кайчак газ кызыл төс белән дә яна. Сүнеп киткән чаклары да була. Куркабыз инде. Бәла-казлардан Алла сакласын! Әнә бит гел газ шартлый. Ул хакта уйларга да куркам.
Гөлчәчәкләр авылыннан тагын берничә кеше белән аралаштык.
– Былтыр өйдә бик салкын булды. Әллә гаеп үзебездәме дип батареяларны да алыштырдык. Газчыны да чакырттык. Ул, газның басымын арттырырга кирәк, ди. Мич янында бик озак актарынды. Быел кыш туңмабыздыр дип өметләнәм, – ди Рәшидә ханым. – Газ килми дип тормый бит, исәпләгеч йөгерә генә. Түләү килеп тора. Узган ел кыш көне тугызар мең түләдек.
Балтач районының Түнтәр авылыннан даими укучыбыз Әлфинур Якупова белән дә сөйләшеп алдык.
– Безнең якта газга ниндидер сыеклык кушалар дип сөйлиләр. Гади кеше аны каян белсен инде? Нәрсә дип әйтсәләр, шуңа ышанабыз. Үзем дә газның сыйфаты яхшы дип әйтә алмыйм. Исәпләгеч тә начар эшли башлады. Ниндидер корым утыра. Әле менә шушы көннәрдә генә яңа исәпләгеч алып кайттым. Арзаны очрады, 1 меңгә таптык. Плитәбез дә начар эшли. Газчыны көтәбез әле. Килермен дигәненә өч көн инде, – ди ул.
Авылын да, исемен дә күрсәтмәвебезне сораган тагын бер ханым, авыл кешесен алдыйлар, дигән фикердә.
– Курыкмыйча сөйләр идең дә аны, шушы авылда яшисе бар бит! Газ начар эшли. Моны газчы да яшерми. Духовкада ризык пешереп булмый. Камыр ризыгын сатып алабыз хәзер. Аның каравы, түләү күп килә. Начар газ кушылгач, исәпләгеч тизрәк әйләнә, дип тә сөйлиләр. Утсыз төтен булмас – белми әйтмиләрдер. Зуррак кешеләргә әйтсәң, кырын караулары бар. Авыл кешесе шул инде ул, зары булса да, кычкырып сөйли алмый, – ди ул.
Арбор авылында гомер итүче Рәйсә Шиһапова белән аралаштык. Баксаң, аларның йортлары авыл читендә, мари ягына киткән юлда икән.
– Безнең өебез зур. 2006 елда авылга газ керде. Шуннан бирле рәхәткә чыктык. Хәзер мунчаны да газ белән ягабыз. Әлбәттә, әгәр мичне дә эшләтеп, мунча да ягып җибәрсәң, өйне дә җылытсаң, газның көче кими. Бу арада балалар да бездә. Көне-төне мунча җылытабыз. Түләве җәй көне 5-6 мең сум булса, кышка арта. Шулай да элеккеге төсле утын әзерләп азаплану түгел инде. Әле бит ул чакта мичне ягып томалыйсың гына, җылысын җил алып бетерә иде ди, – ди ул. Рәйсә апа газ буенча бик күп белә булып чыкты. “Газ бит ул морҗаң дөрес салынмаган булса да сүнеп китә. Хәзер морҗаны торба белән алыштыралар. Аның биеклеге дөрес куелмаса да, газ сүнә”, – ди ул.
Арбор авылында газ җиһазларына Алмаз Әсхәдуллин хезмәт күрсәтә. Газ сыйфаты начар, ризык пешереп булмый, дип мөрәҗәгать итүчеләр юк икән. Ә менә, газ казаны дөрес эшләми, дип килүчеләр бар.
– Күп кешедә 1992 елда чыккан “Идел” плитәсе тора. Алар җылылыкны тотмый. Бәлки, гаеп шундадыр. Быелдан һәр газдан кулланучы эшләү яраклыгы чыккан җиһазларына акт төзетергә тиеш. Эшкә яраклымы ул, юкмы – шуны ачыклаячаклар. Бу юлы алар үз җиһазларын махсус лабораториягә алып килә. Бәлки, шуннан соң зарлар кимер. Торбадан килә торган газның басымы 0,003 МПа булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килсен, дип без аны бер процентка киметеп бирәбез. Газга кислород кушасыз, су өстиләр, диләр. Бу дөрес түгел. Аңа берни дә куша алмыйбыз, – диде ул.
Мич сагындыра
Кукмара районының Төркәш авылыннан Илсөяр Гыйниятуллиналарның йорты авыл читендә урнашкан.
– Кыш көне нинди генә салкыннар булса да, бездә газ көче кимеми. Дөрес, көз, яз айларында каты җылытмый. Күпмегә генә арттырсаң да, бер төсле тора. Газ миче әйбәт пешерә, ризыклар уңа. Әмма хәзерге җылы башка төрле, элеккесеннән аерыла, – ди Илсөяр апа. Алар кыш көне газ өчен аена 5 мең сум түлиләр икән.
Актанышта яшәүчеләрдән дә газ сыйфаты турында сораштык.
– Без газ начар дип зарлана алмыйбыз. Рәхәттә яшибез. Пешергән ризыкларыбыз тәмле була. Элек бездә электр плитәсе иде, камырның йөзе килмичә тилмертте. Хәзер газ яхшы пешерә. Зарланып булмый. Авылдагы өй буш торса да, газны өзмибез, ай саен 1100 сум түлибез. Хәзер яши торган өйдә ай саен 1 800 сумлык счет килә, – ди Ирина Шиһабиева.
Сабада яшәүчеләр белән дә элемтәгә кердек.
– Узган ел газ миче эшләмичә тилмертте. Күршеләрдә дә шул ук хәл иде. Аптырап беттек. Газчыны чакыртабыз – гаебен тапмый. Ирем белән уйлаштык та, газның өске өлешен калдырып, астын электр белән пешерә торганга алыштырдык. Газның сыйфаты начар дигәнгә ышанам мин. Үзегез уйлап карагыз, хәзер кайда да файда табарга тырышалар. Сөткә су кушалар, ярты ризык консервантлы, газны гына бутамый калмаслар инде, – дигән фикердә Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Гөлчирә ханым.
Алексеевскида яшәүче танышларымнан да белештем. Алар ризык пешерүнең вакыты озайды, элеккеге төсле тиз пешми, ди.
– Авылда әнидән калган өй бар. Мичне сүттермәдек. Ашлар уздырганда, камыр ризыкларын шунда кайтып пешереп киләм. Мин бу проблеманы бездә генә дип торам. Әле менә яхшырак газ миче алырга йөри идек, – ди Гөлия Абдрахманова.
Казан – Чаллы юлында урнашкан “Сайкичү” базарында сатучылар белән аралаштык.
– Безнең район Татарстанның уртасында урнашкан. Газ килеп җитми, дигән зарыбыз юк. Бездә мичләр шулкадәр әйбәт эшли. Эшләмәсә, көнгә икешәр-өчәр мәртәбә ризык пешереп булмас иде, – ди Түбән Яке авылыннан Фәүзия Шиһапова. – Элек мичкә ягып та пешердек. Шәймиевкә рәхмәт инде. Газлы итте. Газ булмаса, бу кадәр сату итеп булмас иде.
Газга күчтек, рәхәт хәзер, дип сөйләнсәк тә, аның куркыныч икәнен истән чыгармаска кирәк. Язманы әзерләгәндә үзем белән булган бер вакыйга искә төште. Яңа фатирга күчкән генә вакыт. Гыйнвар ае иде бу. Берзаман өйгә газ исе чыкты. Ирем төнге сменада. Нишләргә? Иң элек күршебезне чакырдык. Ул исә, тиз генә сабын күбеге ясап, газ исе чыккан урынга сөртеп карады. Гаепнең исәпләгечтә икәнлеге ачыкланды. Тиз арада газ хезмәткәрләрен чакырдык. Ярый вакытында сизендек…
Соңгы вакытта күп фатирларга газ казаны куела. Анысы да тагын бер проблема. Вакытында техник күзәтү ясатасы, әгәр ватылса, үз кесәңнән түләп төзәтәсе әле аны. Казанны елга бер карап чыгып киткән өчен элек 2 мең сум түлисе иде, быел 500 сумга арткан. Ватыла-нитә калса, яңадан түлисе. Казан әйбәт эшләп торганда, ишек шакыган газчыларны да кертмибез кайчак. Янәсе, әле бит ватылмаган. Ә менә шул ваемсызлык бәла-каза китерергә мөмкин.
Әгәр техник хезмәт күрсәтү өчен өегезгә газчыны кертмисез икән, 2000 сум штраф түләттерергә мөмкиннәр. Башта техник хезмәт күрсәтү өчен кертмәгән дип фатирга эләгә алмау турында акт төзелә. Техник хезмәт күрсәтү өчен өйгә кертүне сорап почта аша хат килергә дә мөмкин. Әгәр шуннан соң да фатирга кереп булмый икән, бу хакта торак инспекциясенә хәбәр итәләр.
Сүзгә-сүз
“Газпром Трансгаз Казан” оешмасының матбугат бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Минкина:
– Газ белән җылытылучы йортларда температураны махсус көйләп була. Кеше үзенә күпме кирәк, шуның кадәр яга ала. Ризык пешереп булмый, дип зарланучыларга газ мичен каратырга кирәк. Бәлки ул искергәндер яки аның төзексезлеге бардыр.
“Балтач газ” идарәсе җитәкчесе Наил Сафин:
– Безнең якларга килә торган газның сертификаты бар. Балтач читендәге авылларга, гомумән, чит илгә җибәрелүче газ эләгә. Басым да җитәрлек. Читтәрәк басым азрак булса да, нормадан читләшми. Халыктан газга су кушыла дигән сүзләр дә ишетелә. Әмма ул дөрес түгел.
Кайсы очракта газ шартларга һәм сөрем белән агуланырга мөмкин?
– Газ җиһазлары начар, алардагы куркынычсызлык автоматикасы төзек булмаса;
– беркетеп куелган вентиляциядән газ чыгып торса, сөрем газы җыелуга сәбәп булырга мөмкин;
– газ плитәсе өстендәге вытяжка торбасы вентиляция каналы тишемен тулысынча капласа, газ җыелырга һәм аз гына очкыннан да көнкүреш газы шартларга мөмкин;
– газ баганасын томалап куярга ярамый. Белгечләр аны таба алмаса, газ чыгуны туктатып булмаячак;
– төтен юллыгының чистарту уемнары тулган яки томаланган булу;
– газ плитәсе яки казан урнаштырылган бүлмәдә йокларга ярамый;
– газ җиһазларын мөстәкыйль рәвештә урнаштырмаска кирәк. Аны бары тик техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш.
Белешмә: Газ составы нинди?
Аның 70 – 98 процент өлешен метан алып тора. Шулай ук составында бутан, пропан, углекислый газ, су парлары, сероводород бар.
Газ өчен күпме түлибез?
2019 елның беренче яртыеллыгында бер кубометры 5 сум 66 тиен булса, 1 июльдән 5 сум 72 тиен тора. Районнарда исәпләгеч куелмаган кешеләр норматив буенча түли. Ул очракта торак мәйданын да исәплиләр, хайван асраганга да карыйлар икән. Билгеле, исәпләгечсез газ кыйммәткә чыга.
Газ исе килсә, нишләргә?
Барлык газ җайланмаларын сүндерергә, ишек-тәрәзәләрне ачарга, газ исе булган урыннан чыгарга кирәк. Кичекмәстән 104 номерына, кесә телефоннарыннан 112 номеры аша да шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.
Сөрем газы белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү:
1. Сөрем газы белән агуланучыны кичекмәстән саф һавага алып чыгарга кирәк. Мөмкинлек булмаса, тәрәзәне, ишекне ачарга.
2. Кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырырга.
3. Кешенең якасын ычкындырырга, кысып торучы киемнәрен салдырырга.
4. Башына һәм күкрәгенә салкын сулы компресс яки бозлы шешә куярга. Чигәләрен аш серкәсе яки нашатырь спирты белән уарга.
5. Әгәр сулыш алмаса, ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясарга кирәк.
6. Аңына килгәч, кайнар чәй эчертегез, 2-3 стакан чәй аның хәлен яхшыртачак.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat