Йөкле вакытта прививка ясатырга ярыймы?

Йөклелек вакытында хатын — кызлар гриппка 18 тапкыр ешрак бирешәләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә 16-нчы номерлы Шәһәр хастаханәсенең 1-нче номерлы бала табу бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина сөйләде.

«Әгәр бала тудыру яшендәге һәм йөкле хатын-кызларны чагыштырсаң, йөкле хатыннар хастаханәгә 18 тапкыр күбрәк кабул ителә. Ягъни, 10 мең хатын-кыздан икесе грипп белән авырса, 10 мең йөкле арасында грипп белән 37-38 хатын-кыз авырый», — дип билгеләде табиб.

Медиклар сүзләренчә, йөкле хатын-кызлар, балалар кебек үк, грипп белән авыруның югары куркынычы төркеменә керә. Ә халыкның бу категориясендәге инфекциядән өзлегүләр аеруча авыр кичерелә, дип билгеләп үтә белгечләр.

«Йөкле хатыннарга бала табу уңышлы һәм проблемаларсыз үтсен өчен прививка ясарга кирәк. Барлык вакыт эчендә вакциналь өзлегүләр теркәлмәде. Вакцинация икенче һәм өченче триместрларда тәкъдим ителә», — дип өстәде Дәүләтшина.


Фикер өстәү