Балаларның авызын скотч белән ябыштырган укытучыны нишләткәннәр?

Әлмәт прокуратурасы шәһәрдәге бер мәктәптә укытучының балалар авызына скотч ябыштыруы турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә бер ана язма калдырган булган. Ул, дәрестә сөйләшкән өчен, укытучының беренче сыйныф укучыларының авызларына скотч ябыштыруыннан зарланган. Бу хәбәр астында бер малайның әтисе дә аңлатма калдырган. Әлеге хәл турында полициягә гариза язуы хакында әйткән.

Соңгы арада укытучыларга бәйле хәбәрләр еш күренә. Әле монысы ошамый, әле тегесе. Һаман укытучыны гаеплиләр. Ярамый торган гамәл булса да, Әлмәт укытучысы моны, мөгаен, балаларның шаяруына түзә алмаганга эшләгәндер. Шундый хәлләрне ишеткәч, үземне аның урынына куеп карыйм. Өйдә ике бала гына булса да, кайчак тынычландырып булмый. Нидер бүлә, юктан гына талаша башлыйлар. Ә мәктәптә бер сыйныфта – 28 – 36 укучы. Шул балалардан 45 минут эчендә өй эшен дә сорарга кирәк, яңа дәрес тә аңлатасы. Әгәр алар шау-гөр килеп утырса, әлбәттә, берни барып чыкмый. Балалар укытучыны хөрмәт итми хәзер. Чөнки алар гаиләдә үк укытучыга булган мөнәсәбәтне күреп үсә. Әти-әниләр, берәр нәрсә булса, “ватсап”тагы сыйныф төркеменә үз фикерен җиткерә. Тизрәк министрлыкка хат юллый, прокуратурага яза башлый. Бу очракта укытучы гаепле, әлбәттә. Әмма монда төп сәбәп – тәрбия җитмәү, дип уйлыйм мин. Ата-ананың һәрчак эштә булуы, тормыш көтәр өчен акча эшләве сабыйны тәрбияләргә вакыт калдырмый. Хәзер укытучы балага сүз әйтергә куркып тора. Аны көн-төн күзәтәләр, берәр нәрсә эшләсә, бу хакта бөтен дөнья шаулый. Укытучының балалар кубызына биюен дә еш күрәм. Үзебезнең мәктәптә укыган чакларны искә алам. Ул вакытта укытучыга хөрмәт зур иде. Ә безнең буын әти-әниләре баласын күп әйбердән мәхрүм итә. Үзләре дә өйрәтми, укытучы әйткән дә ошамый. Әлмәт районының мәгариф бүлегенә шалтыратып, укытучының язмышы белән кызыксындык. “Педагог буларак скотч белән авыз бәйләгәнен аңлап бетермәсәк тә, укытучыларга эшләү бик авыр икәнен беләбез. Әти-әниләр бер сәбәп кенә көтеп тора. Кая гына язмаганнар, хәтта телевидение чакырттылар. Ул укытучыга кисәтү ясаган идек. Бүген түзмәде, гариза язып, эштән китте. Балаларга өйдә тәрбия җитми. Баламны һәркөн мине әни озаткан кебек, мәктәпкә җибәрәм. Укытучыны тыңларга, каршы дәшмәскә өйрәтәм. Ә бик күпләр моны эшләми”, – ди мәгариф бүлеге белгече.

Гөлгенә Шиһапова

https://vatantat.ru/2019/10/tatarstanny%d2%a3-ber-m%d3%99kt%d3%99bend%d3%99-ukytuchy-balalarny%d2%a3-avyzyn-skotch-bel%d3%99n-yabyshtyrgan/


Фикер өстәү