Башкортостанда апасын суйган миллионерны төрмәгә утыртырлармы?

Инглиз телен өйрәнү өчен кушымта уйлап тапкан Айнур Әбделнасыйров, Дүртөйлегә кайткач, бертуган апасына пычак кадаган, дип хәбәр итә «Кызыл таң» газетасы.

Аның 47 яшьлек туганы шизофрения белән интеккән һәм гомере буе әнисе белән яшәгән. Ул көнне әнисе кибеткә китә, Айнурга туганын карап торырга куша. Кайткач коточкыч күренешкә тап була: йорт янында ашыгыч ярдәм машинасы, кызының канга баткан гәүдәсе һәм аның янында Айнур басып тора. Полиция егетне кулга ала.

Тикшерү вакытында Айнурның да психикасы тәртиптә булмавы ачыкланган. Берничә экспертиза аның «үз гамәлләренең куркыныч булуын аңлап бетермәвен» күрсәткән. Егетнең үз-үзен дөрес тотмау билгеләре 2013 елда ук күренә башлаган.

Тикшерү барышында аның үз-үзен белештермичә пычак белән ташланганлыгы ачыклана. Төрмәгә утырту урынына Айнур Әбделнасыйровны клиникага мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр.

 


Фикер өстәү