Азнакай районының элекке башлыгы Әнәс Исхаков вафат

1983-1992 елларда Азнакай район советы башкарма комитеты рәисе, 1992-2005 елларда Азнакай районы башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаков вафат дип хәбәр итә «Маяк» газетасы.

  • Әнәс Исхаков 2004 елдан Азнакайның мактаулы гражданины иде.
  • Ул 1945 елның 14 августында Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган. 1965 елда Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли башлаган. 40 ел комсомол, партия органнарында эшли. 1990-2000 елларда — Татарстан парламентында депутат.
  • 2005 елдан — Министрлар Кабинетында хакимият һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе.

Әнәс Исхаков белән хушлашу иртәгә, 22 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү