Торакны башкача теркибез

Сентябрьдә Росреестрның Татарстандагы идарәсе торакны өлешчә түләүдә эскроу-счетлар куллану буенча 350дән артык килешү төзегән. Бу хакта әлеге ведомствоның матбугат үзәге хәбәр итә.

Быел тугыз ай эчендә өлешләп түләү буенча Татарстандагы Росреестр идарәсендә яңа тәртиптә 637 килешү теркәлгән. Россия хөкүмәте билгеләгән шартлар нигезендә, “Өлешкә кереп йорт төзү турында”гы федераль закон буенча төзелеш эшчәнлеге алып бара торган компанияләр 2019 елның 1 июленнән соң өлешчеләрнең акчасын эскроу-счетлар кулланмыйча гына җәлеп итү хокукына ия. Идарә гыйнвардан башлап сентябрь аена кадәр 13 мең 600дән артык шундый килешү төзегән.
Исегезгә төшерәбез: быел 1 июльдән шул эш белән махсус шөгыльләнүче төзелеш компанияләре өлешкә кереп йорт төзүдә катнашучыларның акчасын эскроу-счетларда гына урнаштырырга тиеш. Шуның буенча төзелеш компаниясе әлеге күп катлы йортлардагы фатирга ким дигәндә бер милеккә хокук булгач кына акчаны ала ала.


Фикер өстәү