Ни сәбәпле “Салават күпере”ндә фатирлар кыйммәтләнә?

Социаль ипотекага бирелүче фатирларның бәясе арта. “Салават күпере”ндәге фатирның бер квадрат метры 35 меңнән 42 мең сумга күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак фонды хәбәр итә. Бәя арту подрядчы оешмалар үтенече белән башкарыла.

Ел башыннан төзелеш материалларына 10 – 17 процентка бәя арткан. Барысын да исәпләп карагач, ремонт ясалмаган фатирның бер квадрат метрын 38 мең сумга бәяләгәннәр. Ә инде торырга яраклы итеп, ремонт ясалганы 42 мең 500 сумны тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү