Җирән гөмбәнең ялганы да була икән, чынын “итәге”ннән белергә мөмкин

Октябрь дип тормый, кеше һаман да урманга гөмбәгә йөри икән әле. “Бу вакытта майлы гөмбәләрне (маслята) табарга була”, – ди Биектау районының Гәр авылында яшәүче Ирина Галимҗанова. Урманда һәркемнең үзе белгән урыны бар, шулай булгач, көндәшлек тә кечкенә түгел. Монда 3 литрлы банкадагы гөмбәне 800 сумга саталар. Тик авыл халкы табышы турында артыгын сөйләргә яратмый.

Гөмбә җене кагылу – бер нәрсә, әмма шул ук вакытта аю, еланнардан курыкмау өчен батыр йөрәк тә кирәк әле. Урманда алар очраштыргалый икән. Гомумән, гәрлеләр гөмбә җыюны саф һавада ял итү генә түгел, катлаулы хезмәт дип саныйлар. Җыясы, эшкәртәсе, тозлыйсы… — мәшәкате күп, диләр. Элек авылда зур казаннар урнаштырылган гөмбә пешерү урыны булган. Анда бер кешене билгеләгәннәр. Авыл халкы “урман байлыгы”н шунда җыеп тапшырып, акча эшләгән. Кечкенә Ирина да беренче гөмбәләрен шунда илткән. Балачактагы шөгыле бүген дә күңелен кытыклап тора. Авылда – шәфкать туташы, шул ук вакытта күрше авыл мәктәбендә дә эшләргә өлгергән ханым – гөмбәләр буенча да белгеч.

– Әнием Валентинаны 19 яшьлек чагында Новосибирскидан авылга юллама буенча җибәргәннәр. Башта – урман мастеры, склад мөдире, аннан тәрбияче булып эшләгән ул. Әтием белән өйләнешеп, ике бала үстерделәр. Тик әтиебез миңа 17 яшь чагында вафат булды, – дип сөйли ул балачагы турында.
Гөмбә җыярга авылда яше дә, карты да һәвәс. Җиләген дә, гөмбәсен дә җыялар, үзләреннән артканын саталар. Өлкәннәргә пенсия акчасы гына яшәргә җитми. Урманда мүк һәм кара җиләкләре үсә, тик аңа үрелер өчен сазлык янына килергә кирәк. Элек торф ятмалары яткан урыннар чокырга әйләнеп, шунда кап-кара су җыелган. Шуңа күрә бу урыннар турында, куркынычрак, диләр. Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың, дисәләр дә, табигать гел үзенә тартып тора. Урман кочагына сыенган авыл юлларында суерлар да очрый. Поши, кабанны да күрергә мөмкин.
Авыл халкы электән гөмбә җыйса да, базарга чыгып сатып йөрмәгән. Хәзер теләгән кешегә мондый мөмкинлек тә бар. Бер авыз итеп караган кеше кабат-кабат сорый, ди. Шулай итеп, Гәрнең данлыклы гөмбәчеләре турында Казанда да беләләр.

– Күпме җыйганны чиләкләп санамыйбыз. Былтыр 3 литрлы 16 банка баллы гөмбә саткан идек. Быел күп булмады, өстәвенә каракучкыл тап төшкән иде. Андыйны кешегә тәкъдим итеп булмый, сораучылар күп, дөрес. Аның каравы, ак гөрәҗдәләр мулдан булды. Бер банканы 800 сумнан саттык. Башка җирдә 400 сумга кыйммәтрәк саталар. Яңа елда бәяләр күтәрелә. Быел барлыгы 10 банка сатканмындыр, – ди ул.
Ак, кара гөрәҗдәләр, ак гөмбә, җирән гөмбә, әтәч гөмбәсе… Ирина аларның исемнәрен санаганда, бармакларымны бөгә торам. Барлыгы унбиштән артык төрне санады бугай. Авылда гөмбә сезоны апрель айларында ук чыга торган җыерчалы, җөйле гөмбәләрдән башлана икән. Алар кортлы булмый, ди. Әле майлы гөмбәләр җыярга соң булмаса, бер елны октябрь аенда туган көненә күп итеп җирән гөмбә дә җыеп кайткан ул. Менә үзенә бүләк булган, ичмаса. Туган көнен шуларны чистартып үткәргән. Аннан да тәмлерәге юк, маринадлап, тозлап, киптереп була, ди. Монда дуңгыз гөмбәсе күп, тик аның белән мавыкмыйлар икән. Ни өчен дигәндә, берничә мәртәбә эшкәртергә кирәк.

Гөмбә җыярга яратучыдан киңәшләр дә сорадык. Җирән гөмбәнең ялганы да була икән, чынын “итәге”ннән белергә мөмкин. Гомумән, ул белмәгәнгә үрелмәскә тәкъдим итә. Эшкәртү нечкәлекләрен белергә кирәк. Гөрәҗдәне пешермичә тозлап куйса, җирәнен маринадлый. Майлы гөбәне катырырга куйса, әтәч гөмбәсен пешермичә туңдыргычка тыгарга кушмый. Югыйсә әче тәм килгән урман нигъмәтен ташларга туры киләчәк. Гөмбәләрне кышка калай капкач белән япмый, ботулизм чиреннән курка фельдшер. Маринадлаганда күбрәк аш сөркәсе салырга ярата. Аларын икенче елга калдырмый, ә тозлаганы озаграк сакланса да, берни булмый икән. Кыскасы, авылда һәркем үз рецептыннан файдалана.

Иринадан майлы гөмбә маринадлау рецепты
– 3 литрлы банка алам. Гөмбәне 20 минут тозлы суда пешереп, суын түгәм. Стерильләштерелгән банкага пешкән гөмбәне салып, өстенә маринад коям. Аны болай әзерлим. 1 литр суга 2 чәй кашыгы шикәр комы, 4 чәй кашыгы тоз, 50 грамм 9 процентлы аш сөркәсе, лавр яфрагы, канәфер, кара борыч, укроп, төелгән корица салып, биш минут кайнатам. Аннан капрон капкач белән каплап куям. Гади булса да, бик тәмле.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү