Кеше гомерен “Ансат” ярдәмендә саклап калалар. Медицина вертолеты елына 100дән артык очыш ясый. Киләчәктә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын ике шундый вертолет алырга җыена.
Министр Марат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән. “2019 елда 115 очыш планлаштырылган иде, аның 107се башкарылды инде. Соңгы ике елда 500дән артык кеше гомерен саклап кала алдык. 2024 елга кадәр “Ансат” вертолетының очышлары 300гә кадәр арттырылачак, киләсе елдан резервта торган вертолетны куллана башлаячакбыз”, – дигән ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat