“Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”ның гамәлгә куючылар советы составы үзгәрде

“Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының гамәлгә куючылар советы составы үзгәрде. Бу хакта бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында билгеле булды.

Чакырылышта депутатлар “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының эшчәнлеген камилләштерү һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру турында” 2009 елның 22 апрелендәге Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады.

Газеталарның гамәлгә куючылар советы составына Дәүләт Советыннан түбәндәге шәхесләр кертелә: мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, депутат, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, депутат, КДМУ ректоры Алексей Созинов, ТР Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы урынбасары – социаль законнар бүлеге мөдире Дамир Мәхмүтов.

 


Фикер өстәү