Казанның бер лицее туклануны оештыру буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Казан шәһәренең 146нчы лицее регионнарда һәм миниципалитетларда белем бирү оешмаларында туклануны оештыру системалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-Информ» хәбәр итә.

Әлеге конкурс мәктәпләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм камилләштерү максатыннан уздырыла. Биредә белем бирү оешмалары, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары катнаша.

Конкурс ике этапта. Беренче этап читтән торып үткәрелә, катнашучылар гаризалар һәм конкурс эшләрен җибәрәләр. Быел конкурска Россиянең 67 төбәгеннән 615 гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында Татарстан мәктәпләре дә бар.


Фикер өстәү