Автозаправкада ягулыкны салып бетермәгән өчен штраф кертеләчәк

Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңартылган вариантына (ул 2021 елның 1 гыйнварыннан эшли башларга тиеш) автозаправкалар ягулыкны салып бетермәгән өчен штрафлар куллану мөмкинлеге дә кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиленә сылтама белән хәбәр итә.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Росстандарт белән бергә Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр әзерләгән. Хөкүмәттә белдерүләренчә, Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңартылган варианты 2021 елның гыйнварында үз көченә керәчәк.

Моннан тыш, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росстандарт автозаправкада яшерен сатып алучы режимында ягулыкны контроль сатып алу мөмкинлеге тудыру өчен дә төзәтмәләр әзерләгән. Әлеге проект кызыксынган ведомстволар белән килештерү стадиясендә, дигән министрлык вәкиле.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195851/


Фикер өстәү