«Үзенә инде 88 тулды. Әллә яшь хатын алырга инде, дип сөйләнгәли”

Габделбарый бабай турында төрле хикмәтләрне миңа Арча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сөйләде. “Кызыксынсаң кайт, Носыга барырга үземнең машинаны бирәм. Габделбарый бабай белән сөйләшеп утырсаң, яшиселәр килеп китә. Үзенә инде 88 тулды. Әллә яшь хатын алырга инде, дип сөйләнгәли”, – диде. Сиксән яшьтән узган авыл агайлары, гадәттә киез итек киеп капка төбендә утыра, ә Габделбарый бабай: “Хатын картаебрак китте”, – дип зарлангалый икән.

Менә шундый мәхәббәт

Шофер егет Фатыйх Носы мәктәбе янында туктады. “Килеп җиттек, Риман абый. Әнә синең бабай капка төбендә безне көтеп утыра”, – ди.
Мәктәп каршындагы ялт иткән йорт монда нинди кеше яшәгәнен үзе үк әйтеп тора иде. Бабай янына бардык, ике куллап күрештек. Шундук чәйгә чакырды бу. Мин һәрвакыттагыча: “Чәй эчкән бар ла ул”, – дип шаяртам.
– Кирәк икән башкасын да табабыз.
– Юк, болай гына әйтү.
– Алайса, тегеләй дә әйтеп кара.
– Габделбарый абзый, синең яшьрәк хатынга өйләнергә җыенуыңны Арчада ук ишеткән идем.
– Катырак кычкырып әйттем микәнни. Арчага хәтле ишетелерлек булгач…
Бабай күз кырые белән хатынына карап ала: “Картаебрак китте шул, хәзер бөтен эшне эшли алмый”.
Габделбарый абый әкрен генә кеткелдәп көлеп куя. Аның кыланышларына хатыны Гөлйөзем әби дә елмая, шуклыгына күнегеп беткән күрәсең. “Алып кайтсын яшь хатын, миңа эш җиңеләер иде”, – ди. Иң кызыгы, Габделбарый бабайның һәр төрткеле сүзен ул мәхәббәт аңлашу, ярату кебек кабул итә кебек.
– Бигрәкләр дә матур исемле хатын тапкансың, Габделбарый бабай.
– Кем кемне тапкандыр инде…
– Гөлйөзем апа, Габделбарый абый синең арттан күп ялынып йөрдеме?
– Әллә тагы… Ялынмыйча гына монда килеп утырмаганмындыр инде.
Гөлйөзем апа кухня ягына чыгып китте, бабай исә тыңлап тормый микән дип үрелеп карап алды да: “Күп сөйләгәнне бик яратып бетерми инде Гөлйөзем, кеше ышандырырсың, ди. Ну шаяртканны аңлый. Аңламаса алтмыш елдан артык гомер итмәс идек. Әйе бит, карчык!
Ишектә Гөлйөзем апаның елмаюлы йөзе күренә: “Нәрсә дисең?”
– Димим, менә сине мактап утырам әле.
Мин мондый сәер мәхәббәтне аңлыйм шикелле. Әтием дә шундый иде, кеше барында әнигә төрткеле сүзләр әйтергә яратты. Бу татар ирләренең үзләрен хуҗа итеп күрсәтергә теләвеннән киләдер. Ир кешенең һәрнәрсәдә баш булырга тиешлеге татарның геннарына салынган дип уйлыйм. Элек авыл урамыннан кунакка баручы картларга гел игътибар итә идем: ир белән хатын янәшә атламыйлар, ир берничә адым алдан бара, хатын арттан теркелди. Моны мин мәхәббәт дигән олы хискә сак карау, бу хисне бөтен дөньяга чыгармыйча күңел түрендә йөртү дип бәялим һәм ялгышмыйм да кебек. Габделбарый бабай белән Гөлйөзем апаның кызы Гөлүзә шикләремне бөтенләй таратып ташлады.
– Әти шулай сөйләнеп кенә утыра ул, әни өйдә юкта бөтенләй ашаудан кала. Хәтта, кунак-фәләнгә барса да, ач кайтырга мөмкин. Әниең пешергән ризыкка җитми инде, ди. Бер-берсеннән башка яши дә алмыйлар алар. Шулай бит, әти!
Әти кеше дәшми, тешсез авызы белән хәйләкәр генә елмаеп куя.
Кухня ишегеннән яңадан Гөлйөзем әбинең башы күренә.
– Мин бабай эшләгән артель фатирына килен булып төштем. Бер елдан соң әни: “Аерым яшәгез!” – диде. Үзебезгә йорт салып чыктык. Кияүгә чыкканда җиде класс бетереп сыер сава башлаган гына идем әле. Габделбарый бабай берәр сүз кыстырмый түзәме соң? “Нәрсә уйлап килгәндер ул, шулай әтәләнеп”, – ди.
– Бик чакыргач килдем инде. Мин аннан сигез яшькә кече. Шуңа күрә беренче елларны бабайга “Барый абый” дип дәшә идем.
– “Бабай” дип кайчан әйтә башладың?
– Сиксән яшен тутыргач.
– Габделбарый абзый, ә син Гөлйөзем апага кем дип дәшәсең?
– Ничек туры килә – шулай инде. Хәтер начарлана бит, төрлечә әйтеләдер.
Бабай яңадан кеткелдәп куя, ә Гөлйөзем апа: “Үзенә кирәк чакта хәтере начарлана шул”, – дип төрттерә.

Беренче балта остасы

Ничек кенә сөйләшмәсеннәр, әби белән бабайның күңеленнән ниндидер җылылык бөркелә сыман иде. Кара-каршы әйтешүләрен дә мәхәббәт такмаклары кебек кабул иттем. Ике сәгатьләп гәп сатып утырдык, авызларыннан ник бер зарлану сүзе чыксын! Юкса тормыш юлларында аллы-гөлле чәчәкләр генә үсеп утырмаган. Гадбелбарый, әле буыннары да ныгып җитмәгән үсмер егет, “8 март артеле”ндә чана табаннары бөккән, арба тәгәрмәчләре ясаган. Аны бүген дә авылның беренче балта остасы дип саныйлар. Носы авылында аның кулы тимәгән йорт юк диярлек. Үзе әйтмешли “әле түбәдән төшкәненә дә” бер ел да юк. Түбә ябу турында әйтүем түгел, кыш көне өй түбәсендә, ишегалдында бер көрәк кар да калдырмый икән ул. Аңа һәр җирдә тәртип, чисталык булсын.
Рамил Гарифҗанов: “Әле алтмышлап умарта да асрый ул”, – дигән иде. Габделбарый абый ничә оя умартасы барын әйтми. “Шундый ырым бар, әйтсәң, бал кортлары авырый башларга мужетлар”, – ди. Әле авылдашларын да умарта тоту серләренә өйрәтә икән. Өйрәтә икән дә, мин әйткәнчә эшлиләрме дип тикшереп йөри икән.
Без барында мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов кереп чыккан иде. “Кайчак иртүк безнең ишегалдында күрәм мин аны. Йокылы-уяулы килеш бит, берни аңышмыйм да әле. Кем ул, таң тишегеннән нишләп йөри… Бераздан гына башка барып җитә. Хатынга: “Бар чык, әнә егетең килгән”, – дим. Минем хатынны да умарта асрарга өйрәтте ул, кортларның хәлен белергә килгән булган икән. Барый абыйга “бабай” дип әйтәсе дә килми. Өе яныннан узсаң, гел нидер эшләп йөргән булыр. Аңа карап үзем дә яшәреп китәм”. Вәсим, сүземне бүлдермәсеннәр дигән кебек бертуктаусыз сөйли. “Бөтен эш кораллары бар аның. Кирәк икән сорагыз!” – дип кенә тора. Ну, вакытында кайтарып бирмәсәң, үзенчә тәрбияли инде. Тагын сорап керсәң: “Энем, кемгәдер биргән идем инде, онытылган бит, хәтер начар”, – дияр. Йә: “Ватылган иде шул”, – дип буш кул белән чыгарып җибәрер”, – ди.
Габделбарый абый: “Ну, Вәсим энем, хатының маладис, тиз эләктереп ала. Умартаны ничек асрыйсы турында бер-ике генә аңлаттым, эше хутка китте”, – дип салпы якка салам кыстырып куя. Хатынын мактаганга Вәсимнең дә күңеле була. “Ярый әле син бар”, – дип бабайның җилкәсеннән кагып ала.
“Хыялсыз яшәп була мени?!”
Габделбарый абзый, гәдәттәгечә, тешсез авызы белән генә елмаеп куя. Баштарак уңайсызланып утырсам да, әйтми булдыра алмадым.
– Ник теш куйдырмыйсың? – дидем.
– Протез ясаткан идем дә, ошамады, авызга чит әйбер тутырган кебек. Шуннан протезны кәгазьгә төреп каядыр алып куйган идем, чүп белән чыгарып ыргытканнар, рәхмәт төшкере. Тешсез дә ашыйм мин, эшкәртелә бит әле.
Кухняда чит тавышлар ишетелә башлады: “Боларга бер кереп чыкмасам, күңел тыныч булмый”.
Габделбарый абзый урыныннан кузгалып куйды: “Әйдә, Әнисә, түргә уз!” Әнисә Әсхәдуллина пенсиядәге укытучы икән. Чит кеше күргәч, туктап калды.
– Әйдә, Әнисә, оялып торма, үзебезнең кеше бу.
Минем “үз кеше” икәнне Әнисә ханым шундук сизеп алды. Газета укып бара икән, хәтта, исемемне хәтерли. Үз кеше итеп сөйләшә дә башлады. “Барый абзый белән инде 40 ел дус булып яшибез, киңәшкә гел аның янына киләм. Йорт салырга да булышты. Нинди йомыш белән керсәм дә кире борып чыгармый…”
Мин Габделбарый абзыйны сөйләтергә дип килгән идем, әмма сүзгә йә берсе, йә икенчесе кушыла. Алдан сөйләшеп тә куймадык югыйсә. Аптырагач: “Абзый, үзең ник дәшмисең?” – дим. Абзый: “Үзем турында сөйләргә бик яратмыйм, арттырып җибәрүем бар”, – ди.
Якыннары, танышлары аңа болай да бик авыз ачарга бирми үзе. “Эшчән инде, артык эшчән инде ул”, – диләр.
– Габделбарый абзый, авырганың бармы?
– Узган кыш авырып алдым үзе, ну нинди зәхмәт икәнен дә белми калдым.
Гөлйөзем апа: “Шуннан бераз тәүбәгә килгән кебек булган иде, эшен бераз киметер дип тә уйлаган идем. Кая ул? Терелеп китте дә сарыклар алды, әнә лапас тулы алар”, – ди. Габделбарый абзый аклангандай итә. Авылда яшәп мал да асрамагач, кем булам инде мин, җә!” – ди. Сарыкларын суймый да, сатмый да, корбан чалырга балаларына, туганнарына тарата икән.
– Инде эшлисем килми, арыдым дигән чакларың буламы?
– Хыялланма әле, энем, эшләмәсәм авырый башлыйм мин. Урынга мен дә, егыл инде.
– Гөлйөзем апа да шундыймы?
Габделбарый абзый як-ягына карана да, елмаеп кына хатынының йомры гәүдәсенә төртеп күрсәтә. Янәсе, көне-төне йөгергән кеше шулай юаная мени! Кызы бу ишарәне күреп ала: “Әз генә күз-колак булмасаң, әти әллә нәрсәләр әйтеп ташлый инде”, – ул.
Әти кеше: “Шуңа күрә исемнәрегезне әйтми генә сөйләргә тырышам бит инде, кызым. Хатын-кызны бик мактарга ярамый, бозыла ул”, – дигән була. Ә үзе… Үзе кешегә бик сөйләми генә “Гөлйөзем чишмәсе” ясап йөри икән. Үзенә чишмә ясаган инде, юлларын ачып түбә астына керткән булган, авыл халкы “Барый чишмәсе” дип йөртә дә башлаган. Инде балалары аның икенче чишмәгә тотынуын белгәч: “Ә нигә әле әниегез чишмәсе дә булырга тиеш түгел, без – пар бит”, – дип әйткән ди.
Гөлүзә: “Шундый хыялый инде ул. Әле “Чишмә бәйрәмнәре” дә уздырырга йөри”, – ди.
Габделбарый абзый: “Кызым, хыялсыз яшәп була микәнни ул, ә?” – дип Гөлүзәгә карый. Ә Гөлүзә әтисенең тормышта яшьләр белән бергә атлавы турында сөйли башлый. Өйдәгеләргә әйтми генә мотоблок та алып куйган абзый. Нәрсәдер төзергә, ясарга ниятләсә, яшьләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп йөри, имеш. Хәтта, “яшьләрский” киенергә дә тырыша икән. “Мин кемнән ким?” – ди имеш. Өйнең түшәмен дә, йорт җиһазларын да заманча итеп үзе эшләткән бу. Һәр бүлмәдә оста кулы сизелеп тора.
– Өйдәгеләр белән нигә киңәшеп эшләмисең? – дигән идем: “Әгәр ниятем мин теләгәнчә барып чыкмаса?” – дип сораулы карашын ташлады.

Саубуллашыр алдыннан яңадан өйләнү турында сүз каттым. Шул ук хәйләкәр, мут караш абзыйда: “Чакырсам, туйга киләсеңме соң?” – дигән була.
Картларча зирәклек катыш яшьлек дәрте ташып торган бу йортта күңелгә рәхәт иде. Татарны, авылны әнә шундый кешеләр тота инде.
Саубуллашыр алдыннан мине бераз мыскыл итеп алды Габделбарый абзый. Машинага хәтле озатып чыкты бу. Мин кереп утырдым, ә шофер егет Фатыйх белән Габделбарый абзый нидер сөйләшеп алды. Авызы колакка җиткән Фатыйхтан: “Ник көләсең?” – дип сорадым. Бактың исә Габделбарый абзый аңа: “Энем, бу бабайны исән-сау гына апкайтып куй, җүнле кешегә охшаган”, – дигән. Шул көннән соң бераз турырак басып, аксамыйча йөрергә тырыша башладым.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү