Татарстанда бер малай канализация коесына төшеп киткән (ВИДЕО)

Кичә Татарстанда (кайбер мәгълүматлар буенча вакыйга Чаллыда булган диләр) кечкенә малай канализация коесына төшеп киткән. Бу хакта социаль челтәрләрдә күп кенә видеоязмалар пәйдә булды.

Видеоязмадан күренгәнчә бала әнисе белән һава суларга чыккан, һәм алар җәяү бара торган була. Чирәмле җирдән барган сабый, юлына очраган люкка баса. Мизгел эчендә бала аска төшеп китә. Аны-моны абайламаган әни кеше берничә килолы люк капкачын читкә алып ата, һәм улын алырга дип канализация коесына «чума». Битараф булмаган шаһитлар әнигә малайны коткарып калырга булыша.

Әлегә малайның сәламәтлеге турында мәгълүматлар юк.


Фикер өстәү